Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия иҗтимагый оешмалары Русиядәге туган телләрне яклап мөрәҗәгать чыгарды


121 оешма һәм милли үзәк имзалаган бу уртак белдерүдә милли телләрне ихтыяри укыту кануны тәнкыйтьләнә, Русиядәге сәясәтнең ассимиляция юнәлешенә юл алуына борчылу белдерелә. Телләр турында канун Конститция мәхкәмәсе тарафыннан кире кагылырга тиеш диелә белдерүдә.

Төркиянең 121 милли оешмасы, җирле мәдәни үзәкләр Русиядә милли телләрне укыту турында кабул ителгән канунны тәнкыйтьләп, уртак белдерү чыгарды. Мөрәҗәгатьне имзалаган оешмалар арасында Искешәһәр татарлары оешмасы да бар. Бу хакта Кырым хәбәр агентлыгы хәбәр итә һәм белдерүнең текстын да тәкъдим итә.

Белдерүдә урыс теленең болай да рәсми статуска ия булып, ана теле буларак өйрәнелә алуы башка милли телләргә басым буларак бәяләнә. Русия хакимияте мондый юлның зарардан тыш бернинди башка нәтиҗә бирмәячәген аңларга тиеш, аерым иҗтимагый сегментлар моны милли үзаңга, яшәешкә һөҗүм буларак кына бәяләячәк, диләр мөрәҗәгать авторлары.

"Соңгы елларда Русия сәясәтендә ассимиляция юнәлеше хакимлек итә башлавын борчылу белән күзәтәбез. Бер телнең юкка чыгуы - кешелек алдында ил өчен зур хурлык", диелә хатта һәм туган телләрне укыту турында канун Конституция мәхкәмәсе тарафыннан кире кагылырга тиеш, диелә.

Мөрәҗәгать Русиядәге халыкларның телләрен саклау юлында барлык хокукый механизмнарны һәм гражданлык платформаларын кулланырга чакыра. Әлеге оешмалар үзләре дә Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Европа Берлеге кебек оешмаларны бу процесска җәлеп итү ниятен белдерә.

Шул ук вакытта, мөрәҗәгать авторлары эшнең нинди дә булса илгә каршы оешмаганын, халыкара низаг тудыру нияте булмавын да ассызыклый. Мөрәҗәгатьне юллауны алар милли телләрнең халәте турында борчылу белән аңлата.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту канунын кабул итте. Канунга ярашлы, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, ләкин туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак. Русия президенты да канунны имзалады.

Әлеге канунга Европа телчеләре каршы чыкты. "Канун телләрнең хәлен тагын да начарайтмыйча, асаба халыкларның телләрен яклау чаралары тәкъдим ителер дип уйларга нигез юк", диделәр алар.

Төньяк Осетиядә яшәүче галим Тамерлан Камболов Русия халыклары телләрен яклауны сорап Берләшкән милләтләр оешмасына мөрәҗәгать язган. Андый ук мөрәҗәгать белән татар җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова да чыкты.

XS
SM
MD
LG