Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Сүрия, Русия һәм Иранны "һуманитар хата" ясамаска чакырды


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Сүрия, Русия һәм Иранны Бәшәр Әсад гаскәрләре Идлиб вилаятенә һөҗүм иткән очракта "һуманитар хата" булырга мөмкин дип кисәтте.

"Президент Бәшәр Әсад Идлиб вилаятенә уйламыйча һөҗүм итәргә тиеш түгел. Русияләр һәм ираннар әлеге фаҗигадә катнашса, зур һуманитар хата ясаячак. Йөзләрчә мең кеше һәлак булырга мөмкин. Моңа юл куймагыз!" дип язды Трамп Twitter-да.

Матбугат чаралары мәгълүматынча, Мәскәү һәм Димәшк Идлибкә зур һөҗүм ясарга җыена. Ул хәзер кораллы оппозициянең соңгы сыену урыны. Җирлектә өч миллионнан артык кеше яши.

АКШ Сүрия гаскәрләре химик корал кулланырга җыена дип шикләнә һәм Әсадка чираттагы һөҗүм белән яный. Русия саклану министрлыгы "провокация" әзерләнә дип белдереп килә. Имеш, ул Пентагонның Әсадка каршы хәрби операция башлавына нигез булачак. Соңгы көннәрдә Русия Сүрия ярларына ике дистә хәрби кораб китерде һәм Урта диңгездә зур хәрби-диңгез күнегүләре уздырырга җыена.

Сүрия гаскәрләренең Идлибка керү ихтималын Иран да хуплады.

Элегрәк БМО Русия, Иран һәм Төркияне Идлибтә хәрби операциягә юл куймаска чакырган иде. БМО хәрби гамәлләр миллионлаган кешегә зыян китерергә мөмкин дип белдерде.

XS
SM
MD
LG