Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның кием җитештерүчеләре Татарстанда фабрика ачу мәсьәләсен өйрәнә


Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районы кием җитештерүче ширкәтләре Татарстанда үз фабрикаларын ачу мәсьәләсен өйрәнә. Әлеге вакытта алар "Казан ярминкәсендә" узучы күргәзмәдә катнаша.

Казанда Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районы ширкәтләренең кием-салым һәм тукыма күргәзмәсе ачылды. Ачылышта Кытайның Татарстандагы баш консулы У Инцинь да катнашты.

"Кытай ширкәтләре Татарстанда кием-салым һәм тукыма күрсәтеп кенә калмый, ә республика базарын да өйрәнә. Базар яхшы, ә инвестиция климаты уңайлы дигән нәтиҗәгә килсәләр, алар бирегә инвестицияләр кертерләр дип уйлыйм", дигән У Инцинь. Аның сүзләрен РБК китерә.

Баш консул сүзләренчә, Синҗан-Уйгыр төбәге 2016 елда гына Русия төбәкләренә 590 млн долларлык тауар саткан. Ул Синҗанның Татарстан белән хезмәттәшлек итү потенциалы да зур диде.

Инцинь Казаннан Кытайга туры очышлар ачылу мөмкинлеген дә раслады.

Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Шушы көннәрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның өч провинциясе - Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Владивостокта IV Көнчыгыш икътисади форум мәйданчыгында узды.

Татарстан белән хезмәттәшлекне арттыруга Пекин сөенсә дә, республика халкы, бигрәк тә мөселманнар моңа шикләнеп карый.

Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин дигән фаразлар бар.

XS
SM
MD
LG