Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солсберида агуланган тагын бер кеше Путинны гаепли


Солсберидагы чиркәү

Узган атна ахырында Британиянең Солсбери шәһәрендә агуланган Анна Шапиро бу һөҗүм артында Владимир Путин тора дип белдерә.

Солсбери шәһәрендә чираттагы агуланучылар - Русиядә туган һәм Израил ватандашлыгы алган 30 яшьлек Анна Шапиро һәм аның 42 яшьлек ире Алекс Кинг. Бу хакта британ басмасы The Sun хәбәр итә. Шапиро үз иминлеге өчен борчылуы турында сөйләгән.

Шапиро агулау артында Русия президенты Владимир Путин тора дип исәпли, чөнки ул "Лондондагы барлык бай Русия эшмәкәрләрен белә" дигән фикердә. Ә Шапироның әтисе Русия гаскәре генералы дип белдерелә.

Чираттагы агулану Солсберида 16 сентябрьдә була. Prezzo рестораныннан ике кешене авыр хәлдә хастахәнәгә алып китәләр. Вакыйга турында дөнья матбугат чаралары язды, чөнки март аенда әлеге шәһәрдә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия агуланган иде. Тикшерү мәгълүматына караганда, аларны "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агулаганнар.

The Sun Prezzo-да зыян күрүчеләр стрихин матдәсе белән агуланган дип яза. Бу матдә тычкан агуы ясаганда кулланыла. Анна Шапироны хастаханәдән чыккач та британ полициясе саклый.

XS
SM
MD
LG