Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә бушлай татар теле курслары башлана


Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы
Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы

Быел курслар республиканың 20 мәчетендә оештырыла. Ул ярты ел дәвам итәчәк.

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана. "Без – татарлар" татар теле курслары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла.

Бу юлы курсларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте. Аерым алганда, курслар Казанның "Тынычлык", "Ризван", "Гаилә", "Ярдәм", "Әниләр" мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевски, Югары Ослан, Алексеевски, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк.

Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә өч айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.

Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак диелә. Укыту процессында "Хозур" нәшрияты тарафыннан әзерләнгән "Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен" дәреслеген файдалану күздә тотыла. Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган.

Быел мәчетләр саны арту сәбәпле, курсларга татар телен өйрәнергә теләүче 1000ләп кеше йөрер дип планлаштырыла.

Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.

Татар теле курсларының беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган иде. Анда 500гә якын кеше йөрде.

Күптән түгел Казан федераль университетында да бушлай татар теле курслары ачылды. Әлегә анда 400 кеше килеп укырга кереште.

XS
SM
MD
LG