Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе: явыз ниятсез ясалган репост – җинаять түгел


Русия Югары мәхкәмәсе
Русия Югары мәхкәмәсе

Экстремизм өчен җинаять эшен интернет кулланучының явыз нияте булганда һәм ул аңлы рәвештә нәфрәт уятса яки илнең Конституция төзелешен бозарга чакырса гына ачарга мөмкин дип саный Русиянең Югары мәхкәмәсе.

Русия Югары мәхкәмәсе җинаять эше ачуның сәбәпләрен генә түгел, нигезен дә ныклап тикшерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. Моның өчен тикшерү интернетта сурәт яки язма урнаштырылу фактын гына түгел, "әлеге гамәлнең иҗтимагый куркыныч тудыруына күрсәтүче башка мәгълүматлар" да китерергә тиеш. Бу хакта Русия Югары мәхкәмәсенең пленум карарында әйтелә.

Формаль яктан "экстремизм" сыйфатлары булган, әмма "артык әһәмиятле булмау сәбәпле, иҗтимагый курыныч тудырмаучы" гамәлләр җинаять дип саналырга тиеш түгел диләр Югары мәхкәмәдә. Карардан күренүенчә, шулай ук экспертлар йомгаклары башка дәлилләрдән өстенрәк булмаска, мәхкәмәләр "экстремистик мәгълүматның" күпме аудиторияга таралуын да исәпкә алырга тиеш.

"Медиазона" хокук яклау порталы үзенең Telegram каналында язуынча, Юагры мәхкәмәнең әлеге карары 2011 елгы пленум карарына бераз гына төзәтмәләр кертә. Бу бары тик хөкемдарларга үз эшләрен сыйфатлы башкарырга тиешлекләрен, "эш материалларына һәм экспертлар сүзләренә сукырларча ышанмаска" кирәклеген генә искә төшерә диелә.

Август урталарында Вконтакте социаль челтәре кергән Mail.ru Group ширкәте репостлар һәм лайклар өчен "гаделсез хөкем ителгәннәрне" амнистия белән иреккә чыгару тәкъдиме белән Русия думасына, Югары һәм Конституция мәхкәмәләренә мөрәҗәгать җибәрде. Әлеге идеяне Русиядә кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова да, элемтә министрлыгы да хуплады.

Сентябрь башында Русиянең баш прокуратурасы экстремизмга бәйле җинаятьләрне үз контроленә алуы турында белдерде.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен 461 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

XS
SM
MD
LG