Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары республика җитәкчелегеннән Һади Максуди каберен төзекләндерүне сорамакчы


Татар активистлары Һади Максуди кабере янында

"Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары Иске Татар зиратындагы Һади Максуди каберен төзекләндерүне сорап Татарстан президенты һәм республика мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә җыена.

Активистлар 28 сентябрьдә Һади Максудиның тууына 150 ел тулган көнне Иске Татар зиратында аны искә алу чарасын оештырды. Алар татар җәмәгать эшлеклесенең каберен чистартты, чәчәкләр салды һәм рухына багышлап дога кылды. "Максудиның кабере начар хәлдә, аны төзекләндерүне сорап, Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә карар кылдык", дип сөйләде Азатлыкка активист Наил Нәбиуллин.

Ул шулай ук 4 октябрьдә "Фикер" клубы кысаларында Һади Максудига багышланган кичә уздыру планы турында да белдерде. "Һади Максуди милләт өчен күп эш башкарган шәхес, мондый чаралар юбилей елында күп булырга тиеш иде. Ләкин аның исеме дә телгә алынмый", ди Нәбиуллин.

"Азатлык" татар яшьләр берлеге Һади Максудига багышлап 2019 ел өчен календарь дә бастырган.

Һади Максуди – атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, журналист һәм нәшир. Ул төзегән "Мөгаллим сәни" гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук Максуди Казанда беренче татар китапханәсен – "Китапханәи исламия"не оештыручы буларак та билгеле. Нәшир һәм журналист буларак Һади Максуди 12 ел дәвамында "Йолдыз" газетын чыгара, "Фәнни камус" исемле татарча беренче энциклопедик сүзлек бастыра.

XS
SM
MD
LG