Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония бәйсезлеге тарафдарлары төбәкнең төп юлларын япты


Каталониядә март аенда булган протест чарасы
Каталониядә март аенда булган протест чарасы

Каталония бәйсезлеге тарафдарлары каршылык чаралары уздыра. Урам җыеннары төбәкнең Испаниядән аерылу турыдагы референдумының бер еллыгына багышланган.

Йөзләгән активист автомагистральләрне, тимер юлларны һәм урамнарны томалады. Алар шулай ук Катаолониядән Франциягә илтүче төп юлны япкан һәм Барселонаның үзәк урамнарына тулган.

Узган шимбә Барселонада Каталония бәйсезлеген яклап митинг узды, ул полиция белән бәрелешләргә кадәр барып җитте. Нәтиҗәдә 24 кеше яраланды, алты кеше тоткарланды.

Былтыр 1 октябрьдә Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Мадрид әлеге референдумга юл куймаска тырышты. Тавыш бирергә теләүчеләр полиция белән бәрелеште. Референдумда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш бирде.

Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония референдумын канунсыз дип атады. Шул ук елның 27 октябрендә Каталония парламенты Испаниядән аерылып чыгу турында резолюция кабул итте. Соңрак Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлдән чыгарды. Төбәк җитәкчесе Карлес Пучдемон һәм аның хөкүмәте әгъзалары Брюссельгә китте. Ул Бельгиядә сәяси сыену алды. Бу елның языннан бирле Пучдемон Германиядә яши, аңа илдән китмәү шарты куелган. Быел җәй ул Каталония бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итәргә җыенуын белдерде.

XS
SM
MD
LG