Борһанов сүзләрен экспертизага Татарстан прокуратурасы җибәргән. Бу хакта "РоСТ" оешмасы мөрәҗәгатенә килгән җавапта әйтелә. "Тикшерү барышында Борһанов чыгышы текстын республика прокуратурасы эксперт оешмага җибәрде. Әлеге вакытта экспертиза тикшерүе тәмамланмады, тикшерү дәвам итә", диелә хатта.
Борһанов Чаллыдагы укытучылар киңәшмәсендә татар телен сайламаган ата-аналарны кискен тәнкыйтьләгән иде. Ул анда "Һәр укытучы теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала" дигән сүзләр дә әйтте. Бу урыс телле ата-аналар арасында шау-шу тудырды.
"Родительское сообщество Татарстана – РоСТ" урыс телле ата-аналар төркеме министрның "Конституциягә каршы гамәлләренә чик куюны" сорап Путинга мөрәҗәгать тә язды.
Татарстан президентының матбугат вәкиле Борһановның сүзләрен дөрес аңламадылар, "матбугат чаралары фейк таратты" дип акланырга мәҗбүр булды.