Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаров: "Басып алынган Кырым мәсьәләсен хәл итәргә сәяси ирек җитми"


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

9 октябрь Брюссельда Европа парламентында үткән "Геосәяси фактор буларак кырымтатар мәсьәләсе" исемле "түгәрәк өстәл"дә Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров оккупацияләнгән Кырым мәсьәләсен хәл итәргә сәяси ирек җитми дип белдерде. Бу хакта "Укринформ" хәбәр итте.

"Русиянең аннексиясенә бердәм каршы торган кырымтатар халкы оккупациянең үзәгендә калды. Без мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән сүзләрне еш ишетәбез. Мәсьәләне ничек итеп хәл итергә кирәклеген дә һәркем белә, ләкин моны эшләү өчен тиешле адымнарны ясарга сәяси ирек җитми", диде Рефат Чубаров.

Ул Европа парламентында узачак дискуссиядә оккупацияләнгән Кырымда булган вазгыять хакында чыгыш ясар дип көтелә. "Түгәрәк өстәл"дән соң Европа парламентының матбугат клубында кырымтатар җырчысы Эльвира Сарыхалил чыгыш ясап кырымтатар җырларын башкарды. Сәхнәдә Европа берлеге, Украина байраклары белән бергә кырымтатар байрагы да эленгән иде.

Шулай ук 9 октябрь кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җамилев тә Страсбургта Европа шурасы Парламент ассамблеясының көзге сессиясендә чыгыш ясый.

"Европа шурасы парламент ассамблеясында Русиянең реваншына, ягъни аның ассамблеяга кайтуына юл ачачак регламентка төзәтмәләр кертелеүнә юл куймаска тиешбез. Кайбер режимнар үз илләрендә халыкара хокукларны, кеше хокукларын бозып Европа шурасы санкцияләренә эләкмәскә тырыша. Русия вәкиллеге регламентка үзгәрешләрне кертү өчен зур көч куйды. Кайбер экспертлар делегатларга акча түләнгәне турында сөйлиләр", диде Чубаров АТР бәйсез кырымтатар телеканалына.

Украина вәкиллегенең төзәтмәләр кертүгә каршы тәкъдимнәрен Европа парламентының тиешле комитеты карап чыккан.

2014 елда Кырым аннексиясе өчен Русия Европа шурасы Парламент ассамблеясы эшеннән читләштерелде. Моннан соң протест йөзеннән Русия вәкиллеге Парламент ассамблеясы утырышларыннан чыгып китеп анда килми башлады. 2017 елдан Русия Европа шурасына акча түләүне туктатты.

Парламент ассамблеясы 47 ил парламент вәкилләрен берләштергән Европадагы иң дәрәҗәле оешмаларның берсе.

XS
SM
MD
LG