Accessibility links

Нәни принц IV (Маленький принц IV)


Завершаем чтение нашего любимого "Маленького принца" на татарском языке. Сегодня предлагаем вашему вниманию последнюю часть. Текст сокращён и адаптирован для изучающих (перевод Разиля Валиева), мы добавили перевод ключевых фраз и записали аудио. В конце - небольшой тест по содержанию и лексике.

Нәни принц (Маленький принц) – IV
please wait

No media source currently available

0:00 0:14:05 0:00
йөкләү

14

Нәни принц җиденче планетага – Җиргә килә. Бу гади планета түгел. Монда йөз үнбер король, җиде мең географ, тугыз йөз мең эшлекле, җиде ярым миллион сәрхүш, өч йөз унбер миллион дансөяр – барлыгы ике миллиард чамасы олы кеше бар.

Җир бик зур планета икән. Электр булмаганда планетаны яктыртыр өчен дүрт йөз алтмыш ике мең биш йөз унбер фонарьчы кирәк булган. Аларның, балеттагы кебек, төгәл ритмнары бар. Башта Яңа Зеландия һәм Австралия фонарьчылары ут кабыза.

Аннары Кытай, аннан Россия һәм Һиндстан, соңрак Африка һәм Европа, актыкта – Көньяк һәм Төньяк Америкада утлар кабына. Фонарьчылар беркайчан да ялгышмыйлар.

СЛОВА:

йөз үнбер – сто одиннадцать​
җиде мең – семь тысяч
тугыз йөз мең – девятьсот тысяч
эшлекле – деловой человек
җиде ярым миллион – семь с половиной миллионов
сәрхүш – пьяница
өч йөз унбер миллион – триста одиннадцать миллионов
дансөяр – честолюбец
барлыгы ике миллиард чамасы – всего около двух миллиардов
олы кеше – взрослый человек

15

Җирдә кешеләр күп түгел. Әмма олылар алай санамый. Алар үзләрен баобаб кебек мәһабәт дип уйлыйлар.

Принц Җиргә төшә, ләкин беркемне дә күрми. Шулвакыт янында кемдер селкенә:

– Хәерле кич, – ди Нәни принц.

– Хәерле кич, – ди елан.

– Нинди планетага килдем мин?

– Җиргә, – ди елан. – Африкага.

Менә ничек. Ә Җирдә кешеләр юкмы?

Чүл бу. Чүлдә беркем дә яшәми. Ләкин Җир бик зур...

Нәни принц ташка утыра һәм күккә карый.

Беләсе иде, йолдызлар нигә ялтырый икән? – дип уйлый ул. – Бәлки һәркем үзенең йолдызын тапсын өчендер. Әнә теге – минем планета. Ул шундый ерак.

– Матур планета, – ди елан. – Ә син Җирдә нишлисең?

– Мин чәчәгем белән ачуланыштым.

– Менә ничек...

Икесе дә тын калалар.

СЛОВА:

алай санамый – так не считает​
мәһабәт – величественный
төшә – спускается
беркемне – никого
Шулвакыт янында кемдер селкенә. – В этот момен рядом кто–то двигается.
Менә ничек. – Вот как.
чүл – пустыня
ташка утыра – садится на камень
күккә карый – смотрит в небо
беләсе иде – знать бы
ялтырый – сверкает\
тапсын өчендер наверно, чтобы нашёл
әнә теге – вон та
Ул шундый ерак. – Она такая далёкая
тын калалалар – замолкают

– Ә кешеләр кайда соң? Чүлдә берүзеңә бик күңелсез...

– Кешеләр янында да шундый ук ялгызлык, – ди елан.

Нәни принц еланга игътибар белән карый һәм:

Сәер җан иясе син, бармак юанлыгы гына, – ди.

– Әмма көчем король бармагыннан зуррак минем, – дип җавап бирә елан.

Нәни принц елмая.

Шулкадәр көчлеме син? Тәпиләрең дә юк...

– Мин сине бик ерак алып китә алам, – ди елан. – Мин сиңа ярдәм итәрмен...

СЛОВА:

берүзеңә бик күңелсез – одному очень скучно​
шундый ук ялгызлык – такое же одиночество
игътибар белән карый – внимательно смотрит
Сәер җан иясе син, бармак юанлыгы гына. – Странное ты существо, всего с большой палец.
көч – сила, мощь
шулкадәр – настолько
Тәпиләрең дә юк... – И лапок нет...
алып китә алам – могу увести

16

Нәни принц очсыз–кырыйсыз чүл аша үтә, әмма беркемне дә күрми. Аңа бер чәчәк очрый, әмма ул да кешеләрне күптән күрмәгән. Принц биек тауга менә – аннан да бер кешене дә күрми.

Чүлләр, таулар, кар–бураннар аша озак бара принц. Ниһаять, ул бер бакча таба.

– Хәерле көн, – ди ул.

– Хәерле көн, – дип җавап бирәләр аңа чәчәкләр.

Принц үзен бик бәхетсез хис итә. Аның чәчәге үзенә охшаган башка бер чәчәк юк дип әйткән иде. Ә бу бакчада барлык чәчәкләр дә аның кебек!

Принц болай уйлый: «Мин, юләр, үземне дөньядагы бердәнбер чәчәккә ия дип уйладым. Ә ул гади чәчәк икән. Болай булгач, нинди принц инде мин?.. «.

Ул чирәмгә ята һәм елый.

СЛОВА:

Нәни принц очсыз–кырыйсыз чүл аша үтә – Маленький принц проходит через бескрайнюю пустыню​
очрый – встречается
күптән – давно
менә – взбирается
Чүлләр, таулар, кар–бураннар аша озак бара принц. – Долго идёт принц через пустыни, горы, снежные бури.
ниһаять – наконец
бакча таба – находит сад
бәхетсез хис итә – чувствует несчастным
Аның чәчәге үзенә охшаган башка бер чәчәк юк дип әйткән иде. – Его цветок говорила, что такого цветка, как она, больше нет.
юләр – дурак
бердәнбер – единственный
ия – владелец
Болай булгач, нинди принц инде мин?.. – Раз так, какой уж я принц?..
чирәмгә ята – ложится на траву

17

Шул чакта каршысына төлке чыга.

Исәнме, – ди ул.

– Исәнме, – ди принц. Як-ягына карый, әмма беркемне дә күрми.

– Мин монда, алмагач төбендә, – дигән тавыш ишетә ул.

– Кем син?

– Мин төлке.

– Әйдә бергә уйныйк әле. Миңа шундый күңелсез, – ди принц.

– Мин синең белән уйный алмыйм. Мин кулга ияләштерелмәгән.

– Ә кулга ияләштерү ничек була ул?

– Син нәрсә эзлисең монда?

– Кешеләр эзлим. Ә кулга ничек ияләштерәләр?

– Кешеләрнең мылтыклары бар. Алар ауга йөриләр. Бик авыр эш ул. Тагын тавык үрчетәләр. Бу аларның бердәнбер яхшы сыйфатлары. Син тавык эзлисеңме?

– Юк. Мин дуслар эзлим. Кулга ияләштерү ничек була?

Бу күптән онытылган нәрсә. Бер–береңә бәйле булу ул.

СЛОВА:

шул чакта – в этот момент​
исәнме – здравствуй
як-ягына – по сторонам
алмагач төбендә – под яблоней
төлке – лиса
Әйдә бергә уйныйк әле. – Давай играть вместе.
күңелсез – скучно
уйный алмыйм – не могу играть
кулга ияләштерү – приручить
эзлисең – ищешь
мылтык – ружьё
тавык үрчетәләр – разводят кур
бердәнбер – единственный
сыйфат здесь: качество
дус – друг
Бу күптән онытылган нәрсә – Это давно забытая вещь.
Бер–береңә бәйле булу ул. – Это привязанность друг к другу.

– Бәйле булу?

– Әйе. Хәзер син минем өчен йөз мең башка малайларга охшаган бер малай. Шуңа синең миңа кирәгең дә юк. Синең өчен мин йөз мең башка төлкегә охшаган төлке. Әгәр син мине кулга ияләштерсәң, без бер–беребезгә кирәк булачакбыз. Син минем өчен бердәнбер булачаксың. Мин дә синең өчен бердәнбер булачакмын...

Аңладым бугай... – ди Нәни принц. – Бер чәчәк бар иде... Ул мине кулга ияләштергән иде ахрысы...

Бик мөмкин, – дип ризалаша аның белән Төлке. – Җирдә ни булмас.

– Җирдә түгел ул.

Төлке гаҗәпләнә.

– Башка планетадамы?

– Әйе.

– Ул планетада аучылар бармы?

– Юк.

Менә кызык! Ә тавыклар бармы?

– Юк.

Камил дөнья бу! – ди Төлке һәм авыр итеп сулый.

СЛОВА:

йөз мең башка малайларга охшаган – похож на сто тысяч других мальчиков​
кирәгең дә юк – не нужен
кирәк булачакбыз – будем нужны
Аңладым бугай. – Кажется, понял.
ахрысы – бугай
Бик мөмкин. – Очень даже возможно.
ризалаша – соглашается
Җирдә ни булмас. – На Земле чего только не бывает.
Менә кызык! – Вот это да!
Камил дөнья бу! – Совершенный мир!
авыр итеп сулый – тяжело вздыхает

Аннары дәвам итә:

Тормышым күңелсез минем. Мин тавыклар куам, ә кешеләр – мине. Тавыклар да бер–берсенә охшаган, кешеләр дә бер–берсенә охшаган. Шуңа яшәүнең кызыгы юк. Әгәр син мине кулга ияләштерсәң, тормышым кояш кебек балкыр иде. Зинһар өчен... кулга ияләштер мине, – ди.

– Мин дә моны телим. Әмма вакытым юк. Миңа дуслар табарга кирәк, күп әйбернең мәгънәсен белергә кирәк.

– Кулга ияләштергән әйберләрнең генә мәгънәсен белеп була. Кешеләр барлык нәрсәне кибеттән алалар. Ә дусларны кибеттән алып булмый. Аларны кулга ияләштерергә кирәк. Син дә мине кулга ияләштер һәм мин синең дустың булырмын!

– Ә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорый Нәни принц.

Түзем бул, – ди Төлке. – Һәр көнне бер вакытта кил һәм әнә тегендә утыр. Әгә син сәгать дүрттә килсәң мин сине сәгать өчтә көтә башлармын. Һәм һәр көнне миңа якынрак утыр.

СЛОВА:

тормыш – жизнь​
куам – гоняю
Шуңа яшәүнең кызыгы юк. – Поэтому нет в жизни интереса.
тормышым балкыр иде – жизнь бы сияла
зинһар өчен – пожалуйста
телим – желаю
күп әйбернең мәгънәсен белергә кирәк – нужно познать значение многих вещей
кибеттән алалар – покупают в магазине
Түзем бул. – Будь спокоен.
Һәр көнне бер вакытта кил һәм әнә тегендә утыр. – Каждый день приходи в одно время и садись вон там.
сәгать дүрттә – в четыре часа
көтә башлармын – начну ждать
якынрак утыр – садись ближе

Шулай Нәни принц Төлкене кулга ияләштерә. Бераздан аларның аерылышыр вакытлары җитә.

– Мин сине сагынырмын, елармын, – ди Төлке.

Үзең гаепле, – ди принц.

– Бар, тагын бер тапкыр чәчәкләрне кара. Синең чәчәгең дөньяда бердәнбер икәнен аңларсың. Аннары минем яныма кил. Мин сиңа бер сер ачам.

Принц чәчәкләр янына бара.

– Сез минем чәчәккә охшамагансыз. Сезне беркем кулына ияләштермәгән. Төлке дә минем өчен мең төлкеләр кебек иде. Ә хәзер без дуслаштык. Ул минем өчен бердәнбер.

Чәчәкләр оялдылар.

– Сез матур, бары шул гына, – дип дәвам итте принц. Сезнең өчен үләсе килми. Ә минем чәчәк миңа бик кадерле. Мин аны җилдән, кортлардан сакладым. Ул – минеке.

Аннан принц Төлке янына бара.

Хуш... – ди ул.

– Хуш, – ди Төлке. – Минем серем гади: йөрәк кенә сизгер. Иң кирәклесе күзгә күренми. Кешеләр моны оныттылар. Ләкин син кулга ияләштергән һәркем өчен җаваплы.

– Мин чәчәгем өчен җаваплы... – дип кабатлый Нәни принц.

СЛОВА:

шулай – так, таким образом​
Бераздан аларның аерылышыр вакытлары җитә. – Вскоре наступает время прощаться.
сагынырмын, елармын – буду скучать, плакать
Үзең гаепле. – Сам виноват.
чәчәгең дөньяда бердәнбер икәнен аңларсың – поймёшь, что твой
цветок единственный на всём свете
сер ачам – раскрою секрет
Ә хәзер без дуслаштык. – А сейчас мы подружились.
бары шул гына – только и всего
дәвам итте – продолжил
Сезнең өчен үләсе килми. – Ради вас не хочется умереть.
кадерле – дорог
Хуш... – Прощай...
йөрәк кенә сизгер – зорко одно лишь сердце
кирәклесе күзгә күренми – самого главного глазами не увидишь
һәркем өчен җаваплы – ответственен за каждого (кого приручил)

18

Очкыч ватылганнан соң бер атна узды. Су бетте.

Син сөйләгән нәрсәләр бик кызык. Ләкин минем су юк, – дидем мин принцка.

– Төлке...

Төлке кайгысы түгел миндә!

– Ник?

– Чөнки мин сусыз үләм...

– Дустың булса, үлем дә куркыныч түгел. Менә мин Төлке белән дуслаштым һәм моңа бик шатмын...

Мин: «Принц ачлыкның һәм сусауның нәрсә икәнен белми», – дип уйладым. Ул миңа карады һәм:

– Әйдә кое эзлибез, – диде.

– Димәк, син дә сусауның нәрсә икәнен беләсең? – дип сорадым мин.

– Су йөрәккә дә кирәк... – диде.

Мин аңламадым.

Без ардык һәм комга утырдык.

– Йолдызлар бик матур, – диде принц.

– Әйе.

– Чүл дә матур...

Нәни принц йокыга китте. Мин аны күтәрдем. Ул ниндидер хәзинә кебек иде. Ул бик матур иде. Әмма аның чын матурлыгы эчендә яшерелгән...

Шулай мин коега барып җиттем.

СЛОВА:

Очкыч ватылганнан соң бер атна узды. – Прошла неделя с тех пор, как самолёт вышел из строя.​
Су бетте. – Вода закончилась.
син сөйләгән нәрсәләр – то, что ты рассказываешь​
Төлке кайгысы түгел миндә! – Мне сейчас не до лисы!
үләм – умру
үлем дә куркыныч түгел – и смерть не страшна
моңа бик шатмын – очень этому рад
Принц ачлыкның һәм сусауның нәрсә икәнен белми. – Принц не знает, что такое голод и жажда.
кое – колодец
ардык – устали
комга утырдык – сели на песок
йокыга китте – уснул
күтәрдем – поднял
ниндидер хәзинә – какое–то сокровище
чын матурлыгы эчендә яшерелгән – настоящая красота спрятана внутри
барып җиттем – дошёл

19

Принц су эчте һәм болай диде:

– Синең планетада кешеләр бер бакчада биш мең гөл үстерәләр. Әмма эзләгән нәрсәләрен барыбер таба алмыйлар... Күзләр – сукыр. Йөрәк белән эзләргә кирәк.

Аннан ул тагын болай диде:

Син сүзеңдә торырга тиеш.

– Нинди сүземдә?

– Син минем бәрәнгә борынчык ясыйм дидең... Мин бит ул чәчәк өчен җаваплы.

Кесәдән рәсемнәрне чыгардым. Нәни принц аларга карады һәм көлде:

– Синең баобабларың кәбестәгә охшаган... Ә төлкенең колаклары...мөгез кебек! Һәм шундый озын!

Ул тагын көлде.

– Әйе, дустым. Мин беркайчан да рәсем ясый белмәдем.

Ярар, – дип тынычландырды ул мине. – Балалар аңлар...

СЛОВА:

биш мең гөл үстерәләр – выращивают пять тысяч цветов​
барыбер таба алмыйлар – всё равно не могут найти
сукыр – слепой
Син сүзеңдә торырга тиеш. – Ты должен сдержать слово.
җаваплы – ответственный
Кесәдән рәсемнәрне чыгардым. – Вынул из кармана рисунки.
кәбестәгә охшаган – похож на капусту
колаклар – уши
мөгез кебек – как рога
ярар – ладно

20

Икенче кичне мин очкычны төзәттем. Кое янында иске таш дивар бар иде. Мин шунда бардым һәм принцны күрдем. Ул ташта утыра һәм кем беләндер сөйләшә иде.

Принц сорады:

– Ә синең агуың яхшымы? Озак газапланмыйммы мин?

Мин туктадым. Принц янында беркем дә юк иде.

– Хәзер кит, – дип дәвам итте ул.

Шул вакыт мин дивар янында елан күрдем. Ул Нәни принцка карый иде.

– Нигә син еланнар белән сөйләшәсең? – дип кычкырдым мин.

– Син машинаны төзәткәнсең. Хәзер өйгә катасың. Мин дә бүген өйгә кайтам. Ләкин бу бик ерак...һәм авыр...

Мин аны кочакладым.

– Миндә синең бәрәнең калыр. Тагын бәрән өчен ясаган тартма. Тагын борынчык...

– Син бик курыккансың... – дидем мин аңа.

Бүген тагын да куркынычрак була. Бүген минем үземнең планетадан киткәнемә бер ел булды.

– Тыңла әле, бала. Елан, йолдыз – барысы да төш кенә бит, әйеме?

Ул җавап бирмәде.

– Иң кирәклесе күзгә күренми... – диде.

СЛОВА:

очкычны төзәттем – отремонтировал самолёт​
иске таш дивар – старая каменная стена
агу – яд
Озак газапланмыйммы мин? – Я не буду долго мучиться?
кочакладым – обнял
Бүген тагын да куркынычрак була. – Сегодня будет ещё страшнее.
төш здесь: сон

– Беләсеңме, – дип дәвам итте принц. – Мин сиңа бер әйбер бүләк итәм. Һәр кешенең үз йолдызы бар. Сәяхәтчегә алар юл күрсәтәләр. Ә башкалар өчен – кечкенә ялтыравыклар гына. Галимнәр өчен алар – чишелмәгән мәсьәлә. Эшлеклегә – алтын. Ләкин аларның барысы өчен йолдызлар телсез. Ә синең йолдызларың башка булыр...

– Ничек инде?

Төнлә син күккә карарсың. Анда йолдызлар күп, ә берсендә мин яшим. Сиңа бөтен йолдызлар да көлгән кебек тоелыр!

Ул да көлде.

– Аннары син минем белән танышуыңа шатланырсың. Син һәрвакыт минем дустым булырсың. Минем белән көләргә теләрсең. Күккә карарсың һәм көләрсең... Дусларың бик гаҗәпләнер, сине юләр дип уйларлар. Мин менә шулай шаяртырмын...

СЛОВА:

бүләк итәм – подарю​
юл күрсәтәләр – указывают путь
кечкенә ялтыравыклар гына – всего лишь маленькие блёстки
чишелмәгән мәсьәлә – нерешённая задача
телсез – немые
башка булыр – будут другими
Төнлә син күккә карарсың. – Ночью ты посмотришь на небо.
көлгән кебек тоелыр – покажется, что смеются
танышуыңа шатланырсың – обрадуешься знакомству
һәрвакыт – всегда
шаяртырмын – подшучу

Ул тагын көлде һәм тагын җитдиләнде.

– Беләсеңме... бүген төнлә... килмә.

– Мин сине ялгыз калдырмыйм, – дидем мин.

Ул нигәдер борчыла иде.

– Беләсеңме... Әгәр елан сине чакса... Еланнар усал бит... Юк, аның икебез өчен агуы җитмәс.

Төнлә ул киткән. Мин моны сизмәдем. Мин аны куып җиттем. Ул:

– Ә, синме бу?... – диде һәм кулымнан тотты. Ул нигәдер борчыла иде.

– Сиңа авыр булыр. Син мине үлде дип уйларсың. Әмма бу дөрес түгел...

Нәни принц елый иде...

– Беләсеңме... минем чәчәгем... мин аның өчен җаваплы. Ә ул шундый көчсез! Аның дүрт энәсе генә бар.

Мин дә аның янына утырдым. Принц басты. Шулвакыт аның аягы янында нәрсәдер ялтырады. Аннары ул егылды.

СЛОВА:

җитдиләнде – стал серьёзным​
ялгыз калдырмыйм – одного/в одиночестве не оставлю
Ул нигәдер борчыла иде. – Он почему–то (о чём–то) беспокоился.
Әгәр елан сине чакса... – Если змея тебя ужалит...
усал – злой
икебез өчен агуы җитмәс – на нас двоих яда не хватит
сизмәдем – не заметил
куып җиттем – догнал
кулымнан тотты – взял за руку
ялтырады – засверкало
егылды – упал

21

Менә инде алты ел узды... Мин боларны беркемгә дә сөйләмәдем.

Мин Нәни принцның чәчәге өчен борчылам. Аны бәрән ашамады микән? Юк! Ул чәчәген бик ярата. Көн саен пыяла капкач белән каплый. Шулвакыт мин бәхетле... Йолдызлар да көләләр.

Ә кайвакыт болай уйлыйм: «Ә бәлки ул бер көнне пыяла капкачын капларга онытыр...». Бу вакытта йолдызлар да елый...

Сез дә, минем кебек, күккә карагаз һәм: «Ул чәчәк исән микән? Бәлки, аны бәрән ашагандыр?», – дип уйлагыз. Шул вакыт сез күрерсез: бар нәрсә дә үзгәрә...

Ләкин беркайчан да, бер олы кеше дә моның мөһим икәнен аңламас!

СЛОВА:

Менә инде алты ел узды... – Вот уже прошло шесть лет...​
Көн саен пыяла капкач белән каплый. – Каждый день закрывает стеклянной крышкой.
бар нәрсә дә үзгәрә – всё меняется
моның мөһим икәнен аңламас – не поймёт серьёзность всего это

***

Ну вот мы и закончили читать одно из самых известных произведений мировой классики. Как вам, понравилось? А какие произведения в адаптированном виде вы хотели бы читать в нашей рубрике? Пишите нам на адрес: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем вам проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Нәни принц IV

Тест: Нәни принц IV

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG