Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Вахитов: "Бездә cүз түгел, музыка иреге"


Азат Вахитов
Азат Вахитов

Татарстанда татар телендә яңа телевизион канал эшли башларга мөмкин. Бу көннәрдә үз тапшыруларын Уфадан алып баручы "Туган тел" каналының Казанда бүлеге ачылды.

15 октябрь Казанда узган матбугат очрашуына "Туган тел" каналының Уфадан килгән җитәкчесе Азат Вахитов һәм Казандагы бүлек башлыгы Миләүшә Сибгатуллина, җырчы Венера Ганиева катнашты.

Венера ханым Башкортстан телеканалын мактап: "Шәкертләрем бик күп, алар "Туган тел" каналына җырларын ротациягә бирә. Бәяләр кыйммәт түгел. Үзләрен шулай таныталар, аннан соң гастрольләргә йөриләр. Башкортстан артистлары безгә бик сирәк килә", диде. Ул шулай ук җыр сыйфатын арттыру мөһим, Татарстанга Башкорстан башкаручыларын китерергә кирәк дигән гомуми сүзләр әйтте.

Сулдан: Венера Ганиева, Азат Вахитов, Миләүшә Сибгатуллина
Сулдан: Венера Ганиева, Азат Вахитов, Миләүшә Сибгатуллина

ТНВ каналында әле быел гына әдәби-музыкаль програмнар мөхәррире булып эшләгән Миләүшә Сибгатуллина ут күршеләрдә тугыз ел эшләп килүче "Туган тел"нең Казанда инде 2017 елдан бирле филиалы булуын һәм алар хәзер "Корстон" кунакханәсендә эш алып баруын җиткерде.

Татарстанда чыгучы тапшырулар Башкортстанныкыннан реклама булмавы белән генә аерыла, диде Вахитов. "Туган тел"нең җитәкчесе үз каналының максатларын урыс телендә җиткерде, ана теле бераз аксый – сөйләгәнне аңлый-аңлавын, әмма татарча фикерне туплап әйтү кыен күрәсең.

– Телеканалны ачканда, иң беренче чиратта, татар һәм башкорт телен пропагандалау һәм саклап калуны күздә тоттык. Туган телне популярлаштырырга, яшьләрдә дә аңа кызыксыну уятырга кирәк. Яшь буын үсә, ләкин күбесе үз телендә аралашмый. Гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки рус һәм чит телләр заманы җитте. Берәүгә дә сер түгел, глобальлек һәм технологияләр заманында туган телебез югала бара, диде ул. Төзелеш тармагында эшмәкәр булган Азат әфәнде "Туган тел"нең бердәнбер иганәчесе.

Азатлык Азат Вахитовтан телевизион канал тотуның ни дәрәҗәдә авыр булуы хакында сораштырды.

Азат Вахитов: "Дәүләт акчасыннан ерак булырга тырышам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00

​– Каналны тәэмин итеп тору җиңел эш түгел, эшләгән кешеләргә хезмәт хакын түләргә кирәк, офисны тоту шактый кыйммәткә төшә. Әмма иң зур чыгымнар – програмнар белән тәэмин итү, җиһаз сатып алу, сигналны иярчен, кабельләр аша тарату. Канал үз-үзен аклый алмый. Ниндидер керем бар барын, реклама бирәбез, артистлар ротация өчен акча түли, бу да нигездә яшь башкаручылар, тәҗрибәле артистлар моны эшләми. Безнең түләүле тапшырулар да бар, мисал өчен, "Җырым сиңа, кадерлем" дигәне, ул котлаулардан тора, Башкортстанда бик популяр. Без бүтән тапшыруларны атна дәвамында бирергә тырышабыз, чөнки халык бер-берсен җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә тәбрикләргә омтыла", диде канал хуҗасы. Вахитов сүзенә караганда "Туган тел"не тоту өчен елына 10 миллион сум тирәсе акча китә икән.

– Нишләп башка эшкуарлар аннан үрнәк алмый һәм алар бармы гомумән?

Кешеләрнең күпчелеге матди файда алуны беренче урынга куя

– Менеджерлар акча сорамаганда мин бик шатланам, ләкин күп очракта ярдәм кулын сузмыйча булмый. Әлегә мин каналның бердәнбер иганәчесе. Кешеләрнең күпчелеге матди файда алуны беренче урынга куя. Мин керем өчен йөрмәгән кешеләрне белмим, бәлки сездә, Татарстанда каналлар шулай эшлидер. Күп очракта аларны йә корпоратив, йә дәүләт акчасына тоталар. Минем кебек шәхесләрнең моңа акча тотуы хакында ишеткәнем юк.

– Татар-башкортларда Мәскәүнең "Дождь" кебек иҗтимагый-сәяси проблемнарны күтәрүче каналлары гомумән юк. Моның сәбәбе нидән гыйбарәт һәм кирәкме алар безгә?

– Мин бу мәсьәлә хакында фикер куертырга җыенмыйм, мөһим әйберләр күп бу дөньяда, кайбер очракта алар турында сөйләүне сәяси яссылыкта карый башлыйлар, мин сәясәттән ераграк торырга торышам. Бу тема хакында уйларга тырышмыйм. Миңа моның кирәге дә юк.

"Дәүләт акчасыннан ерак булырга тырышам"

Телеканал хуҗасы Башкортстан хуҗалары белән аралашмау хакында сөйләде, күптән түгел генә республика башлыгы канәфиен бушаткан Рөстәм Хәмитовка ул бәя бирергә ашыкмый. "Беренчедән, бәя бирергә теләмим, мин сәясәттән ерак торырга тырышам, дәүләттән һәм дәүләт акчасыннан ерак булырга тырышам. Кемнән булса да бәйле булуны теләмим. Рөстәм Хәмитов белән бер тапкыр да аралашканым, күргәнем булмады, аннары ул мәдәният-сәнгатьтән ерак торучы кеше иде. Мортаза Рәхимов белән исә очрашканым булгалады", диде ул.

– Русиядә сүз иреге хәзер елдан-ел кими бара, сезнең каналда ул бармы?

– Бездә музыка, җыр иреге турында сөйләү дөресрәк. Безгә башка төшенчә хас. Сүз түгел, ә музыка иреге. Бездә үзенә күрә ниндидер контроль бар, ләкин без төрле юнәлештәге артистларны күрсәтергә омтылабыз. Каналда "Халык җыры" дигән тапшыру бар, үзешчәннәргә сүз бирәбез. Атнасына бер сәгатьлек тапшыру бар, гәрчә профессионаллар безне моның өчен тәнкыйтьләсә дә. Без гади кешегә экранга чыгу мөмкинлеге бирәбез. Алар гармун белән чыгып җырлый, моннан ләззәт таба, кайткач мактана әле, мине телевизордан күрсәттеләр дип. Бездә җыр иреге.

Хәзерге вакытта телевидение дигитал форматка күчеп барганда кабельле каналлар юкка чыгу мөмкинлеген "Туган тел" башлыгы бик тыныч кына кабул итә:

– Дигиталга күчә, әмма анда нибары 21 канал, без анда гомердә дә эләкмибез, анда дәүләт каналлары гына керергә мөмкин. Безгә моңа өмет итәсе юк.

– Татар теленә куркыныч яный: мәктәпләрдә ул гел кыскара, хәзер инде мәҗбүри дә түгел. Ун елдан "Туган тел" каналына ихтыяҗ булырмы, аудитория сакланырмы?

– Минемчә, калыр, без туган телебезне үстерергә, пропагандаларга тырышабыз. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә сөйләшсен, ул модалы булсын өчен тырышабыз бит. Килер бер көн, ике егет үзара татарча сөйләшеп торыр һәм бу бик кәттә булыр.

XS
SM
MD
LG