Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин сүзчесе уйгырлар проблемын Испаниядәге каталаннар мәсьәләсе белән чагыштырды


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Русия Мөфтиләр шурасы Кытайда мөселманнар дискриминациясе темасын куертырга җыенмый.

Мөфтиләр шурасының матбугат сүзчесе Гөлнур Газиева Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендә мөселманнарны кимсетү темасын куерту кирәкми дип саный. "Ул уйгыр халкы өчен бик катлаулы тема. Ирландия яки Испаниядәге Каталония проблемы кебек үк катлаулы мәсьәлә", дигән Газиева Idel.Реалиига.

Матбугат сүзчесе Кытайда мөселманнар өчен тәрбия үзәкләре булуы, ә Испаниядә андый чикләүләрнең булмавы турындагы сорауга җавап бирмәгән. "Без бу темага хәзер фикер белдермибез", дигән.

Газиева Мөфтиләр шурасы фикере моңа кадәр матбугат чараларында чыкты, әлегә башка сүзебез юк дип белдерде. Ә инде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Равил Гайнетдиннән аермалы фикер белдерүенә "киләчәктә дә аңа мөрәҗәгать итегез, зинһар, димәк, ул анда булган, күргән", дип кенә җавап биргән.

Күптән түгел Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип әйткән иде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә карата борчылу белдерде һәм дин кардәшләре өчен дога кылырга чакырды. "Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә”, диде ул.

Соңрак Австралия татарлары Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә ачык хат язды. Алар мөфтинең Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүен кире кагуы турындагы сүзләренә борчылу белдерде. Татарстан белән сәүдә эшләре өчен татар эшмәкәренең 20 елга төрмәгә утыртылуын искә алды.

XS
SM
MD
LG