Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда "Әлиф" спектаклен күрсәтәчәкләр


"Әлиф" спектакле бушлай күрсәтеләчәк.

16 ноябрь көнне Парижда Русия илчелегенең Концертлар залында "Әлиф" спектакле күрсәтеләчәк. Ул Франция-Русия теле һәм әдәбияты елы кысаларында оештырыла. Спектакль бушлай күрсәтеләчәк, әмма алдан теркәлү кирәк, ди оештыручылар.

Апрель аенда актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек"кә лаек булды. Русия күләмендә уза торган театраль бәйгедә ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады.

"Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул.

Соңрак ул Петербурда OPEN LOOK фестивалендә күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG