Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Ижауда Удмурт байрагы көнен бәйрәм итте


Ижау яшьләре Удмуртия байракчыклары белән

4 ноябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Удмуртия башкаласы Ижауда удмурт байракчыклары таратты. Алар татарлар, лидер милләт буларак, башка халыкларга ярдәм итәргә тиеш дип саный.

4 ноябрь, Удмуртия парламенты республика байрагы турында карар кабул иткән көнне "Азатлык" активистлары Ижауның үзәк мәйданнарында бер мең байракчык тараткан.

"Моңа кадәр удмурт байрагы бәйрәме уздырылмаган диярлек. Без дә беренче тапкыр Удмуртиядә әлеге чараны уздырдык. Шәһәр урамнарында удмуртча язылган элмә такталар күренмәсә дә, удмурт телендә сөйләшүчеләр сирәк очраса да, байракчыкларны бик теләп, җылы кабул иттеләр, димәк, мондый чарага ихтыяҗ бар", дип сөйләде Азатлыкка чараны оештыручылар.

Активистлар фикеренчә, әлеге чара халыклар арасында мөнәсәбәтләрне ныгыта. "Татарлар - лидер милләт, безнең башкалар алдында җаваплылык бар. Без башка халыкларга ярдәм итәргә тиеш", ди "Азатлык" яшьләре.

"Азатлык" берлеге моңа кадәр байракчыларны Татарстанда, Башкортстанда, Чуашстанда да тараткан иде.

Удмуртиянең дәүләт байрагы 1993 елда республика Югары шурасы тарафыннан булдырыла. Ул кызыл, ак, кара төсләрдән һәм сигез почмаклы кояш билгесеннән тора. Кызыл төс кояш һәм тормыш билгесен, ак төс - галәм һәм әхлак нигезләренең чисталыгын, кара төс - җир һәм тотрыклылык билгесен аңлата. Сигез почмаклы кояш билгесе, риваятьләргә караганда, кешене бәхетсезлекләрдән саклый.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG