Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дөнья хәләл шурасы карары безгә тәэсир итми"


Хәләл ризыклар саны арта

Ризыкларында дуңгыз матдәләре табылган ширкәткә хәләл тамгасы биргән үзәк Дөнья хәләл шурасынан чыгарылды. Үзәкнең җитәкчесе бу карар безнең эшчәнлеккә тәэсир итми ди.

Дүшәмбе Махачкалада "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышы узды. Әлеге төркемне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Гомумән Татарстан Русияне ислам дөньясы белән бәйләүче республика буларак күзаллана.

Мисал өчен, күптән түгел Истанбулда узган дөнья "Хәләл" шурасы утырышында да Татарстаннан ике әгъза катнашты – Татарстан мөфтиятенең "Хәләл" комитеты рәисе Ирек Җиһаншин һәм "Хәләл" аудит һәм контроль үзәге җитәкчесе Динар Садыйков. Моннан тыш Мәскәүдән Русия мөфтиләр шурасының “Хәләл” халыкара үзәге җитәкчесе Айдар Газизов та катнашты. Шулар арасыннан бары Татарстан мөфтиятенең генә шурада әгъзалыгын озайттылар. Динар Садыйковны ризыкларында дуңгыз табылган "Царицыно" ширкәтенә хәләл тамгасы бирүдә гаепләп, әгъзалыгын өч елга туктатып тордылар. Бу карарны Татарстанга тап төшерү дип бәяләүчеләр дә булды.

Татарстан мөфтиятенең "Хәләл" комитеты җитәкчесе Ирек Җиһаншин бу шураның әгъзалыгын озайтмау карары бернигә дә тәэсир итмәвен әйтте.

"Әлбәттә озайтулары дәрәҗә инде, әмма озайтмасалар да ул бернигә тәэсир итми. Ширкәт хәләл тамгасын бирүне дәвам итә ала. Бу күбрәк киңәшләшу өчен оештырылган шура", диде ул.

"Хәләл" аудит һәм контроль үзәге җитәкчесе Динар Садыйков дөнья "Хәләл” шурасындагы әгъзалыгының өч елга тукатылуы шулай ук Русиядәге мөселманнарга тәэсир итмәячәк дип саный.

Динар Садыйков: "Ризыкта дуңгыз ДНКсы табылу әле хәрәм дигән сүз түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

​"Бу безнең дәүләтебезнең тикшерү оешмалары белән безнең сертификацияләү тәртибенә берничек тә тәэсире булмаган бер мәсьәлә. Бары тик дөньякүләм дәрәҗәдә дуңгыз ДНКсы мәсәләсе зурга күтәрелде. Ялгыш карар бирмәс өчен әгъзалыкны туктатып торыйк дип килешенде. Соңрак инде барысы да ачыклангач, төгәл карар бирербез диләр. Без үзебезнең эшне дәвам итәбез.

ДНК табылган килеш инде дуңгыз кушылган дигән рәвештә бирелә бу хәбәр. Бу да ялгыш. Бүгенге көндә дини, шулай ук фәтва чыгара торган оешмаларга, хәләл комитетларга язган хатларыбыз бар. Алардан дуңгыз ДНКсы тапкан рәвештә бу хәләллеккә тәэсир итәме-юкмы дигән сорауга берсеннән-бер җавап булмады", диде Садыйков.

Җиһаншин шулай ук Динар Садыйковның тикшерү уздыруны сорап яз көнне шура вәкилләренә мөрәҗәгать итүен, әмма бу үтенеч җавапсыз калуын әйтте.

Азатлык мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап бу конференцияне оештыручыларга шалтыратты. Әмма алар сорау белән хат җибәрүне сорады, узган җомга көнне җибәрелгән хатка җавап булмады.

Динар Садыйков әйтүенчә, киләчәктә тикшерү булачак һәм шуның нигезендә нәтиҗә ясалачак.

"Әлбәттә ДНК мәсьәләсе бик четрекле мәсьәлә, күп кеше аны нәрсә белән бәйле булганлыгын аңлап та бетерми, әмма "дуңгыз" сүзе чыкканлыктан кешеләр аңа бик тә катгый рәвештә реакция күрсәтте", ди Динар Садыйков.

Ләкин Русия мөфтиләр шурасының "Хәләл" үзәге җитәкчесе Айдар Газизов сүзләренчә,"Царицыно" ризыкларында дуңгыз ДНКсы гына түгел, ә дуңгыз матдәләре табылган. Элегрәк бу ширкәтне хәләл дип язылган колбасага дуңгыз ите кушуы өчен 100 мең сум штрафка да тартканнар иде.

Айдар Газизов
Айдар Газизов

Газизов дуңгыз кулланган "Царицыно" ширкәтенә хәләл сертификаты бирү Садыйковның зур хатасы дип саный.

"Дистәләрчә, йөзләрчә кулланучылар дуңгыз кушылган азыкны ашаган булып чыга. Элек анда әле дуңгыз ДНКсы гына табылган иде кебек, хәзер инде дуңгыз матдәләре дә бар. Аллаһка шөкер, бу хакта дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерә алдык. Роспотребнадзор тикшерүләре бар, Казан һәм Мәскәү мәхкәмәләренең дә шартлар үтәлмәү турында ике карары бар. Бу дәүләт оешмалары, мәхкәмә тарафыннан исбат ителгән", диде ул.

Газизов әйтүенчә, халыкара стандартлар нигезендә, дуңгыз булган корылмада хәләл әйберләрен җитештерү тыелган.

"15-20 ел элек әле мондый мөмкинлек карала иде. Бер үк җайланмада хәрәм ризык ясалганнан соң аны яхшылап юып хәләлне җитештерәләр иде. Әмма бу эш барып чыкмады. Кешеләр моны аңлап, бу эш юнәлешеннән баш тартты. Динар Садыйков исә сертификатлар бирүне дәвам итте. Биш вакыт намаз укучы кешенең мондый хаталарга баруы кызганыч. Узәк Азиядән килүчеләрнең күпчелеге бу ризыкны куллана бит, чөнки Царицино иң арзан продукция чыгара. Һәрбер грамм өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәк", диде Айдар Газизов.

Садыйков сүзләренчә, тикшерү узгач кына ниндидер карар чыгару мөмкин. Ул бу Дөнья хәләл шурасының 1999 елда барлыкка килүен әйтте.

"Дөньякүләм сертификация белән шөгыльләнүче оешмалар бер-берсе белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен шушы оешманы коралар һәм уртак тәртипләр булдырып, шуның нигезендә эшләргә килешәләр. Бу аккредитация дә, дәүләт оешмасы да түгел. Ул кемнеңдер өстеннән тикшерү дә ясамый", диде Садыйков.

* * *

Истанбулда Дөнья хәләл шурасының 16нчы җыенында Динар Садыйков җитәкләгән үзәкне шура әгъзалыгында өч елга эшен туктатып тору карары кабул ителде. Моннан тыш, Динар Садыйков "Хәләл" шурасындагы казначы ярдәмчесе вазифасыннан да алынган. Аның урынына Наилә Фәһим билгеләнгән диелә.

Садыйков белән бәйле шау-шу "Царицыно" ширкәте җитештергән хәләл ризыкларда дуңгыз ите өстәлгәне билгеле булгач туды. "Царицыно" ширкәтен Садыйков үзәге сертификацияләгән булган. Русия мөфтиләр шурасы Садыйков бу ширкәтне әлегә кадәр яклап килә дип гаепләде.

Истанбулда узган халыкара оешма утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарт комитетының сертификаты озайтылды. Әлеге документ ассамблея утырышларында тавыш бирү һәм аның эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә.

"Ассамблея йомгакларына күрә Диния нәзарәтенең стандарт комитеты Дөнья хәләл шурасының шаһадатнамәсен алуга ирешкән бердәнбер Русия вәкиле булып калды", дип яза Татарстан мөфтияте сайты.

Белешмә: Дөнья хәләл шурасы (World Halal Council) 1999 елда Индонезиядә "бөтен дөньяда хәләл сертификацияләү оешмалары арасында кардәшлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту" максатыннан оештырыла. Хәзерге вакытта шура дөньяның дистәләгән илен берләштерә һәм хәләл индустрия өлкәсендә җайга салуны тәэмин итүче оешма булып тора.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG