Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкилләр пулатының демократларга күчүе Трампның Русия сәясәтен ничек үзгәртер?


АКШ президенты Дональд Трамп
АКШ президенты Дональд Трамп

АКШ Конгрессының ике пулаты да республиканнар контролендә булганда да алар республикан президент белән кайчак килешми иде. Вәкилләр пулаты демократларга күчкәч ни көтәргә?

Узган ике елга якын хакимияте чорында республикан президент Дональд Трамп АКШның беректәшләре һәм башка илләр белән күптәнге мөнәсәбәтләрне шик астына куеп Вашингтонның тышкы сәясәтен болгатып җибәргән иде. Хәзер ул тагын бер мәртәбә болганырга охшый. Узган ара сайлауда Вәкилләр пулатында (Конгрессның түбән пулаты) күпчелек тавышлар республиканнардан демократларга күчү белән демократлар илнең тышкы һәм эчке сәясәтенә тәэсирләрен көчәйтергә җыена.

АКШның сәяси системы шундый итеп корылган ки, тышкы сәясәттә башкарма хакимият, ягъни Ак Йорт өстенлек итә. Әмма хәрби чыгымнар, дипломатия, күзләү операцияләре һәм башка эшләр өчен бюджет бүлү мәсьәләсендә өстенлек Конгресс кулында.

Вәкилләр пулатындагы демократлар кайсы канун өлгеләрен карауга, акча бүлүгә ныграк тәэсир итә алачак. Шулай ук бу үзгәреш Русиягә, Согуд Гарәбстанына яки башка бер илгә карата сәясәтне кырыслату мөмкинлеге дә бирә.

Әмма республиканнарның Сенаттагы өстенлекне саклап калуы һәм хәтта анда көчәюе демократларның Вәкилләр пулатындагы җиңүенә контрбаланс булып тора.

Брукингс институты белгече, элек тышкы сәясәт турында язган хәбәрче Мэрвин Калб әйтүенчә, бу сайлау нәтиҗәсендә АКШның тышкы сәясәте мәсьәләсендә үзара килешә алмау, каршылыклар артырга мөмкин. "Сөйләшүләр, тикшерүләр, җыеннар артачак. Әмма алар арткан саен, президентка тәкъдим итәрдәй контраргумент яки контрстратегия булдыру мөмкинлеге дә кими", ди ул.

Элекке дәүләт секретаре Джон Керри идарасе башлыгы булган Дэвид Вэйд әле тавыш бирүгә кадәр үк демократларның тышкы сәясәткә үз карашларын белдерергә тиеш булачагын язып чыкты. "Демократлар тышкы сәясәтне билгеләргә, четерекле мәсьәләләрдә юл күрсәтергә, шул исәптән дөньяда Трампизмга альтернатива турында сөйләргә һәм шул ук вакытта Трамп өчен тавыш биргән һәм үзләрен глобальләшү нәтиҗәсендә онытылган дип хис итүче, үгетләп булырдай сайлаучылар белән яңадан элемтәгә керергә тиеш булачак", дип язды Вэйд.

Ян Бонд
Ян Бонд

Элек Британиянең Русиядәге, НАТОдагы илчесе булган Ян Бонд АКШның ара сайлаулары Европада Вашингтонның кая йөз тотуы күрсәткече буларак карала диде. Лондонда, Брюссельдә Европа белән Төньяк Америка арасында дистәләрчә ел дәвам иткән трансатлантик мөнәсәбәтләргә әле дә ышанучылар бу сайлау нәтиҗәсендә Конгресс АКШның Европадагы беректәшләрен югары бәяләр һәм президент Трампның трансатлантик хезмәттәшлекне өзү мөмкинлегенә кайбер киртәләр куяр дип өметләнә диде Бонд.

Сайлау нәтиҗәләре Русиягә карата сәясәткә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

Республиканнар кулында булганда Конгрессның ике пулаты да әле Мәскәү Кырымны аннексияләгән һәм Украинадагы фетнәчеләргә ныклы ярдәм күрсәткән 2014 елдан бирле Русия мәсьәләсендә гомумән алганда бердәм булды. 2017 елда Конгресста АКШның Русия, Төньяк Корея һәм Иранга карата яңа чикләүләре бертавыштан диярлек хупланды.

Вәкилләр пулатында өстенлек демократлар кулында булганда да мондый бердәмлек үзгәрмәс кебек. Вәкилләр пулатының Тышкы эшләр комитеты җитәкчесе итеп Кремль сәясәтен кискен тәнкыйтьләүче һәм Русиядәге кеше хокукларын яклаучы Элиот Энгел куелыр дип көтелә.

Түбән пулатның Кораллы көчләр комитеты башлыгы вазифасы да Мәскәүне тәнкыйтьләүче Адам Смитка бирелергә охшый.

Марко Рубио
Марко Рубио

Сенатның Тышкы эшләр комитеты башлыгы Боб Коркер вазифасыннан китәргә булды. Бу комитеттагы иң тәэсирле республикан булып калган Джим Риш хәзер Коркер урынын алырга мөмкин. Әмма Риш Русиягә карата сәясәт мәсьәләсендә Коркер кебек кискен карашта булмаска охшый. Әлеге комитетны җитәкләргә тагын бер республикан Марко Рубио да теләк белдерде. Ришның Ак Йорт сәясәтенә каршы сүз әйткәне булмады, ә Рубио исә 2016 елда АКШ президентлыгына республиканнар намзәте булу өчен Трампка каршы көрәште һәм 2020 елда да көрәшергә мөмкин. Рубио шулай ук узган ел башында Ак Йортны Украинага корал белән ярдәм итәргә чакырды һәм "Владимир Путинның Украина халкына каршы агрессиясе ачу китергеч", диде.

Джеймс Инһоф
Джеймс Инһоф

Сенатта Русия сәясәтенә кискен каршы чыккан тагын бер кешене югалту бу елның август аенда Джон МакКейнның вафат булуы белән бәйле. Югары пулатның Кораллы көчләр комитетын җитәкләгән МакКейн вафатыннан соң бу урынга Джеймс Инһоф килде һәм ул алга таба да вазифасында калыр дип көтелә. 2017 елда Русиягә каршы яңа чикләүләрне хуплап башкалар белән бердәм рәвештә тавыш бирсә дә, Инһоф Русиягә карата сәясәт мәсьәләсендә МакКейн кебек үк ялкынлы түгел.

Роберт Менендез
Роберт Менендез

Сенаттагы кайбер демократлар, шул исәптән авырлык белән генә җиңүгә ирешеп югары пулатта кала алган Роберт Менендез Русиягә дәүләт бурычлары облигацияләре чыгаруны кыенлаштырып һәм башка шундый чаралар белән Мәскәүгә каршы басымны көчәйтергә тәкъдим итә.

Украина мәсьәләсендә Конгресста үзгәрешләр бик көтелми. Соңгы ике елда республиканнар ягыннан да, демократлардан да Киевны яклау ныклы булды. Шулай да алга таба демократлар Украина хәрбиләрен корал белән яхшырак тәэмин итү мәсьәләсен күтәрергә мөмкин.

Сайлау нәтиҗәсендә Конгресста башка үзгәрешләр дә көтелә

Вәкилләр пулатында хатын-кыз вәкилләр саны моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте - 96 (Түбән пулатта барлыгы 435 вәкил). Бу хатын-кыз вәкилләр арасында тарихта беренче тапкыр индеецлар да бар: Канзастан сайланган демократ Шарис Дэйвидс һәм Нью-Мексикодан сайланган демократ Деб Һааланд. Дэйвидс лэсби булуын ачык белдерә.

Рәшидә Тлаиб
Рәшидә Тлаиб

Миннесота штатыннан беренче тапкыр мөселман хатын-кызлар сайланды: Рәшидә Тлаиб һәм Илһан Гомәр. Гомәр АКШ Когрессында Сомалидан чыккан беренче американ вәкиле дә булачак. Ул Америкага егерме еллап элек качак буларак килгән.

Техастан беренче мәртәбә Конгресска Латин Америкасыннан килгән хатын-кызлар сайланды.

Колорадо штатында гей булуын яшермәүче республикан Джаред Полис губернатор булып сайланды.

XS
SM
MD
LG