Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калифорниядәге янгында кимендә 50 кеше корбан булган


Калифорниядә янгын
Калифорниядә янгын

Калифорния штатының төньягында табигый янгыннар корбаннары саны кимендә 50гә җиткән. Янгынны сүндерү тагын өч атнага сузылу ихтимал.

Һәлак булучыларның чын саны артыграк булырга мөмкин, чөнки тагын дистәләрчә кеше хәбәрсез югалган санала. Үлгәннәрнең гәүдәләре барысы диярлек Парадайс шәһәре тирәсендә табылган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итте.

Калифорниядәге янгын инде бер атна дәвам итә. Штат тарихында бу иң күп корбаннарга китерүче янгын.

Хәбәр ителүенчә, 150 мең кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Ут меңнән артык дүрткел километр урманнарны, торак районнарны яндырып юк итте.

Җитәкчелек янгынны сүндерүгә тагын өч атна вакыт кирәк булыр дип фаразлый. 12 ноябрь АКШ президенты Дональд Трамп Калифорнияне зур табигать казасы төбәге дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG