Accessibility links

Германия тышкы эшләр министрлыгы Шредерны "Миротворец" исемлегенә кертүне тәнкыйтьләде


Герхард Шредер
Герхард Шредер

Германия тышкы эшләр министрлыгы Киевтан "Миротворец" сайтын яптыртырга тырышачак диелә.

Элекке канцлер Герхард Шредерны Украинаның "Миротворец" порталы исемлегенә кертүне Германиянең тышкы эшләр министрлыгы тәнкыйть итте. Министрлык Киевтан әлеге сайтны яптыртырга тырышачак диелә. Бу хакта Die Zeit газеты яза.

Украинага каршы эшчәнлек алып баруда шикләнелүче кешеләр турында мәгълүмат туплаучы сайт буларак танылган "Миротворец" Русия сәясәтен яклаучы кешеләрнең исемнәрен дөньяга чыгара.

Герхард Шредер әлеге исемлеккә ноябрь башында Aachener Nachrichten басмасына интервью биргәч кертелде. Элекке канцлер әңгәмә вакытына Русиянең Кырымны аннексияләве - реаль хәл, моны кайчан да булса танырга туры киләчәк дигән иде. Моннан тыш, Шредер Русиянең газ чыгару белән бәйле проектларында катнашуын "Германиянең стратегик мәнфәгатьләре" белән бәйле дип сөйләде. Элекке канцлерь "Төньяк агым-2" газ үткәргечен төзүче операторның җитәкчеләр шурасы рәисе булып тора.

"Миротворец" сайтында язылуынча, Шредер исемлеккә Украинаның суверенитеты һәм бербөтенлегенә каршы килүе, Украинага каршы пропагандасы, Кырымны басып алуны легальләштерергә тырышуы һәм Русиянең Украинага каршы кораллы агрессиясен аклауы өчен кертелгән.

Украинаның "Миротворец" сайты 2014 елда ачылды. Ул кайбер эре матбугат чаралары һәм яңалыклар агентлыклары журналистларының шәхси мәгълүматларын чыгарганнан соң танылу алды. Сайтта меңәрләгән исем бар. "Миротворец" язмаларын Украина һәм чит ил журналистлары, "Чикләрне танымаучы журналистлар", "Журналистларны яклау комитеты" оешмалары, АКШ һәм Европа берлеге хакимиятләре кискен тәнкыйтьләп чыкты.

XS
SM
MD
LG