Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Навальныйның сәяси сәбәпләр белән тоткарлануын таныды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны тоткарлаулар һәм сак астында тотулар сәяси сәбәпләр белән башкарылган дип таныды.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең Зур пулаты "Навальныйның Русиягә каршы" эшендә ахыргы карарны чыгарды. Ул оппозиция вәкиле Алексей Навальный файдасына булды. Страсбург мәхкәмәсе Навальныйны тоткарлаулар һәм сак астында тотулар сәяси сәбәпләр белән башкарылган дип таныды.

Русия Навальныйга рухи зыян өчен 50 мең евро, материаль зыян өчен 1025 евро, мәхкәмә чыгымнарын каплар өчен 12653 евро компенсация түләргә тиеш булачак.

Оппозиция активисты Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгатендә җиде тоткарлануны шикаять иткән иде. Ул үзен 2012 елның мартында президент сайлаудан соң, 2012 елның маенда Сазлык мәйданындагы ризасызлык чарасыннан соң (өч тапкыр), 2012 елның октябрендә Тикшерү комитеты янында һәм 2014 елның февралендә Мәскәүнең район мәхкәмәсе янында (ике тапкыр) тоткарлаулары турында белдерә.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Навальный әлеге тоткарлауларның үзенең сәяси эшчәнлегенә комачаулар өчен башкарылганлыгын белдергән.

Страсбург мәхкәмәсе әлеге эшләр нигезендә беренче карарны быел февраль чыгарды. Аңа ярашлы Алексей Навальныйны 2012-2014 елларда каршылык чараларында тоткарлаулары өчен Русия хакимияте активистка 63 мең евро күләмендә компенсация түләргә тиеш иде. Бу карарны Русия юстиция министрлыгы шикаять итте.

Навальный чәршәмбе Страсбургка икенче тапкырдан гына оча алды. Сишәмбе аңа илдән чыгу тыелды. Соңрак билгеле булуынча, Навальныйның "Кировлес" эше нигезендә ике миллион сумнан артык штрафы түләнмәү сәбәпле, мәхкәмә тәфтишләре аңа илдән чыгуны тыйган. Активист штрафны түләде. Навальный сүзләренчә, акчаны аңа кире кайтару шарты белән "Евросеть" челтәренә нигез салучы Евгений Чичваркин биргән.

XS
SM
MD
LG