Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ конгрессменнары мөселманнарны эзәрлекләүче Кытай белән сәүдәне чикләргә тәкъдим итә


Синҗан-Уйгыр төбәгенең Кашгар шәһәрендә Ураза бәйрәме намазына җыелучыларны полиция күзәтә
Синҗан-Уйгыр төбәгенең Кашгар шәһәрендә Ураза бәйрәме намазына җыелучыларны полиция күзәтә

Америка конгрессменнары президент Трамптан уйгырларны яклауда кыюрак гамәләлләр кылуны таләп итә.

АКШ Конгрессы әгъзалары Дональд Трамп идарәсен Кытайда уйгырлар һәм башка мөселманнарны эзәрлекләүче рәсми затларга карата кырысрак чаралар күрергә, Кытай белән сәүдәне чикләргә мәҗбүр итмәкче. Бу хакта The New York Times яза.

Конгрессменнар парламентның ике пулатында да берничә айга сузылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә әзерләнгән канун өлгеләре тәкъдим итте. Конкрет затларга чикләүләр кертү, Америка һәм Кытай ширкәтләре арасында сәүдәне чикләү чаралары күз уңында тотыла.

Рәсми Мәскәү Кытайда мөселманнарны эзәрлекләү турында хәбәрләргә әлегә бер фикер дә белдерми.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Кытайда, шул исәптән Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә ислам дине тотучылар дискриминация сизми дип әйткән иде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә карата борчылу белдерде һәм дин кардәшләре өчен дога кылырга чакырды. "Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яраларга һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә”, диде ул.

Соңгы айларда Кытайны Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр тарала башлады.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG