Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Батырхан Әгъзамовка чыгарылган хөкем карарын гамәлдә калдырды


Татарстан Югары мәхкәмәсе
Татарстан Югары мәхкәмәсе

Бүген, 17 ноябрьдә, Татарстан Югары мәхкәмәсе Вконтактедагы төркемдә кельт хачы сурәте элеп, наци тамгасын пропагандалауда гаепләп биш тәүлеккә сак астына алынган "Азатлык" татар яшьләр берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка карата чыгарылган Казанның Киров районы мәхкәмәсе карарын гамәлдә калдырды.

Киров районы мәхкәмәсе карарында активист 24 октябрьдә үзенең Вконтактедагы сәхифәсеннән "Антимосковская коалиция" төркемендә кельт хачы төшерелгән байрак сурәте урнаштырган диелде. 2018 елның 29 октябрендә уздырылган тикшерү бу рәсем Икенче дөнья сугышында Вермахт тарафыннан кулланылган наци тамгасын сурәтли дигән нәтиҗәгә килгән.

Әгъзамов үзе элегрәк сөйләвенчә, кельт хачы төшерелгән әлеге сурәт демотиватор булган. "Әлеге төркемдә ул минем сәхифәдән урнаштырылса да, мин төркемнең администраторы түгел", дигән иде активист.

Ул бу сурәт наци тамгасын пропагандаламый, ә киресенчә, фашизмга каршы дип саный. Демотиваторда урыс неонациларының өч фотосы урнаштырылган, өстәрәк "Русия - ул синең илеңдә ел саен такыр башлы кешеләр маршлары узганда, ә русияләр фашизмда АКШ һәм Украинаны гаепләгәндә" дип язылган. Полиция хезмәткәрләре ул "наци тамгасын" тарата дип саный.

Мәхкәмә Әгъзамов эшенә эксперт җәлеп итү үтенечен кире каккан. Шулай ук яклаучы табуга да мөмкинлек бирмәде, дип сөйләде "Азатлык" активистлары. Алар мәхкәмә карары сәясиләштерелгән дип саный.

Югары мәхкәмә карарыннан соң Әгъзамовның вәкиле аны Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Батырхан Әгъзамов наци тамгасын демонстрацияләү өчен бер тапкыр хөкем ителгән иде инде. Март аенда моның өчен ул 5 тәүлек административ сак астында булды.

Гыйнварда Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган пост өчен Әгъзәмовка административ эш ачылды. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

Әгъзәмов бу хакта "Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклавым өчен ачылган эш дип саныйм", дип белдерде. "Әлеге фотоларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", дигән иде Әгъзәмов.

XS
SM
MD
LG