Бу хакта Idel.Реалии"га әлеге җүлектә күзәтү алып барган Русиянең Татарстандагы Либертариан партиясе әгъзасы Илдар Кыямов белдергән.
"Хәзер барысын да аңлатам: без тавыш бирүне раслау турында справка бирәбез", диде комиссия әгъзасы Кыямов төшергән видеода.
1754нче санлы сайлау бүлегендә берничә кеше референдумда тавыш бирүне раслаучы шундый ук справка сораганнар. Бу хакта "Голос" сайлаучылар хокукларын яклау хәрәкәте күзәтүчесе Мария Гарайс хәбәр итте.
Справкалар сораучы кешеләр "Ферекс" ширкәтендә эшли икән.
Бүген Татарстанның 844 авыл һәм шәһәрендә үзсалым референдумнары уза.
Татарстанда үзсалым рефендумы алтынчы тапкыр үткәрелә. Канунга ярашлы, референдум уздыру инициативасы белән халык үзе чыга, ә җирле хакимият аны оештыра. 2013 елгы карарга нигезле, һәр җыелган бер сумга Татарстан финанс министрлыгы дүрт сум өсти.
Дүрт ел эчендә Татарстан бу максатларда 2,8 млрд сум акча бүлгән, ә халыктан 582 млн сум җыелган.
Кешеләр бер тапкыр 100-500 сум җыя. Әлеге акчалар урамнарны төзекләндерүгә, электр, җылылык, газ, су тәэминатына, балалар мәйданчыклары төзергә, зиратларга тотыла.
Үзсалым ихтыяри булса да, кайбер авылларда халык җирле хакимият басымына зарлана. Шулай ук җыелган акчалар тиешенчә сарыф ителми диючеләр дә бар. Авыллары белән референдумга барудан баш тарту очраклары да күзәтелде. Сайлаучыларның яртысы тавыш бирергә килмәсә, референдум узмаган дип санала.
Быел да тавыш бирүне "Голос" хәрәкәтенең бәйсез күзәтүчеләре күзәтә.