Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Хашоггиның үтерелүе Согуд шахзадәсен алыштыруга китерә ала


Мөхәммәт бин Сәлмән
Мөхәммәт бин Сәлмән

Журналист Җамал Хашогги үтерелүеннән соң Согуд Гарәбстанында патша гаиләсенең унлаган әгъзасы варис Мөхәммәт бин Сәлмән шахзадәне тәхеткә якын җибәрмәскә кирәк дип саный.

Мөхәммәд бин Сәлмән урыныда патша гаиләсе тәхеткә патшаның энесе Әхмәт намзәтен тәкъдим итә. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Reuters яза. Медиа мәгълүматынча, АКШның Үзәк күзләү идарәсе Мөхәммәд бин Сәлмән Хашоггины үтерергә кушкан дип саный.

Шул ук вакытта патша гаиләсе әгъзалары Сәлмән "яраткан улына" каршы бармас дип уйлый һәм 82 яшьлек патша исән чагында бернинди дә гамәлләр кылырга җыенмый.

Җамал Хашогги - танылган согуд журналисты. Соңгы елларда АКШта яшәгән һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеген тәнкыйтьләгән. 2 октябрьдә ул Согуд Гарәбстанының Истанбулдагы илчелегенә кергәч югала. Төркия матбугат чаралары ул илчелектә үтерелгән, аның гәүдәсе кисәкләнгән, дип язды. Согуд Гарәбстаны Хашоггиның илчелек бинасында үтерелүен таныды, әмма моны сугышу нәтиҗәсендә очраклы килеп чыккан хәл дип атады. Гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә ителде.Төркия һәм Согуд Гарәбстаны бердәм тикшерү төркеме төзеде.

Патшалык Хашогги үлеме белән бәйле булуда шикләнелгән 21 кеше тоткарлавын белдерде. 11 кешенең эшләре мәхкмәгә тапшырылган. Согуд Гарәбстаны прокуроры аларның бишесенә үлем җәзасы сорый.

Үзәк күзләү идарәсе Мөхәммәд бин Сәлмәннең дә үтерүдә катышы барлыгын консуллыктан алынган аудиоязма һәм үзләре тапкан кайбер мәгълүматларга нигезләнеп белдерә.

XS
SM
MD
LG