Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга хат язган 14 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган


Хатның президентка барып җитү-җитмәве – билгесез.

Смоленски өлкәсе Сафоново шәһәрендә әнисенең түбән хезмәт хакы алуыннан зарланып, Русия президенты Владимир Путинга хат язган 14 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган.

Җирле медиа мәгълүматларына күрә, яшүсмер кыз мәктәптә кыерсытуларга да зарланган. Ул күз күреме инвалиды булу сәбәпле, сыйныфташлары аңа "циклоп" дигән кушамат таккан. Үлеме алдыннан ул үзенең социаль челтәрендә “Ни өчен сез шундый усаллар?” дигән язу калдырган.

"Смоленская народная газета" хәбәр итүенчә, 14 яшьлек кызның (исеме Наташа дип бирелә) әнисе җирле хастахананәдә санитарка булып эшләгән. Кызының Путинга хат язып президент идарәсенә җибәрүеннән соң, ана кешене җитәкчегә чакырып “шелтә белдергәннәр". Газет язуынча, "мөгаен бу хәл баланы кайгыга салган".

Расланмаган мәгълүматларга күрә, үз-үзенә кул салган кыз үлемендә беркемне гаепләмәүне сорап язу калдырган.

XS
SM
MD
LG