Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белорет низагын оештыруда гаепләнүче 50 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде


Белореттагы низаг күренеше

5 декабрь Белорет районы мәхкәмәсе ике көн элек булган низаг мәсьәләсендә утырыш уздырды. Мәхкәмәдә күп кеше катнашында низаг оештыруда гаепләнгән Батыр Сөләйманов 50 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде.

3 декабрь Белоретта Таҗикстанда туган бер егет һәм башкорт яшьләре арасында низаг чыккан иде. Низаг төшерелгән видеоязмада таҗик егетеннән "башкортлар турында начар сүз әйтте" дип гафу үтенү таләп ителгән. Таҗик егете гафу үтенгән иде.

Полиция бу низаг уңаеннан дистәдән артык башкорт егетен тоткарлаган. Тоткарланучылар Русия Конституциясенең 51нче маддәсендәге кешенең үз-үзенә каршы мәгълүмат бирергә тиеш түгеллегенә сылтанып, аңлатма бирүдән баш тартканнар һәм азат ителгәннәр. Бер егет аңлатма язган булган. Бүген мәхкәмә аны 50 сәгать мәҗбүри эшләтүгә хөкем итте.

Болар хакында Азатлыкка Белоретта узган мәхкәмәдә җәмәгатьчелек яклаучысы булып катнашкан "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов сөйләде:

"Бу каршылык Белорет районының бер авылында була. Әхмәт исемле таҗик егете бер егетебезгә шалтыратып, яный башлый. Безнең егет телефонын бар кеше дә ишетерлек функциягә куеп дусларына тыңлата. Аңа күрешергә тәкъдим иткәч, ул сүгенеп башкорт халкына карата начар сүзләр әйтә. Шуннан тарафлар очрашырга була. Анда аның гафу үтенүен сорыйлар. Аңа кул күтәрүче булмый. Ул гафу үтенеп, полиция машинасына утырып китә. Озакламый таҗик егетенең тәнендә күгәргән эзләр бар дигән сылтау белән 15кә якын башкорт егете тоткарлана. Бүгенге мәхкәмәдә күп кеше катнашында низаг оештыруда гаепләп бер егетне 50 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр. Ул – Батыр Сөләйманов. Без карар белән ризалашмый югары мәхкәмәгә бирәчәкбез. Таҗик егетенә кул күтәрүче булмаган. Ул каршылыкны бетерү яклы. Без моны егетләребезгә каршы оештырылган гаепләү дип фараз итәбез", диде Фаил Алчынов.

Күптән түгел Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында булган вакыйга да шау-шу куптарган иде. Биредә җирле халык һәм Чечня вәкилләре арасында низаг чыкты. Бу уңайдан башта авыл халкы, аннан соң тирә як һәм Уфадан башкортлар җыелып милләттәшләрен яклауга күтәрелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG