Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Һади һәм Садри Максудиларны искә алдылар


Чарада катнашучылар

7 декабрь Казанда татарның танылган шәхесләре - җәмәгать эшлеклесе, педагог, дин белгече Әхмәтһади Максуди тууына 150, сәясәтче, хокукчы Садри Максуди тууына 140 ел тулу уңаеннан халыкара җыен үтте.

"Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге" дигән фәнни-гамәли конференция Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узды. Чыгышларларда Әхмәтһади һәм Садри Максудиларны Татарстанда дин әһелләренең аякка басуына зур йогынты ясаган, бүленмәс татар милләтен оештырган, татарның дәүләтчелеген торгызырга тырышкан шәхесләр дигән фикерләр әйтелде.

Чараны ачып җибәргән институт мөдире, галим Рафаил Хәкимов күбрәк Садри Максуди эшчәнлегенә тукталды.

Казанда Һади һәм Садри Максудиларны фәнни җыенда искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:27 0:00
Садри Максуди татарның дәүләтчелеген торгызырга тырышты

Садри Максуди беренче булып Идел-Урал проектын монда тормышка ашырырга, татарның дәүләтчелеген торгызырга тырыша. Кызганыч, аның бу проектына 1918 елда большевиклар кысылып, аңа каршы чыга. Шуннан Садри Максуди чит илгә китә.

Тарих институты буларак, аның безнең өчен иң кадерле хезмәте - беренче булып төркиләрнең кануннары турында язуы, дип белдерде Хәкимов.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин дин әһелләренең Әхмәтһади Максудига борынгы муллага караган кебек карауларын, ул язып калдырган "Мөгаллимсәни" китабының дини яктан "гениаль" китап булуын җиткерде.

Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин

"Без Әхмәтһади Максудиның бу хезмәтенең фундаментальлеген аңлап бетерми идек. Ләкин тормыш безгә бу китапның Коръәнне укырга өйрәнү, шәригатьне өйрәнү ягыннан бер феномен икәнен күрсәтте. Чөнки аның тамырлары томнарча төпле дини, гыйльми мираска таяна, дини яктан бу "гениаль" китап", дип белдерде Вәлиуллин.

Конференциядә Әхмәтһади һәм Садри Максудиларның оныклары, Төркиядән профессор Гөнүл Пултар, профессор Али Вахит Турхан, Казаннан табибә Фәридә Хәлитова, Мәскәүдән оныгының улы, галим Георгий Максудовлар да катнашты.

Гөнүл Пултар татарча ясаган чыгышында бабасы Садри Максудиның 1552 елдан соң беренче тапкыр, XX гасырда татар милләтенең дәүләт коруын тәэмин итүе турында әйтте.

Гөнүл Пултар
Гөнүл Пултар

"1917 елның 22 июлендә Уфада Садри Максуди язган Конституция раслана һәм Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларның милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә. Бу - тарихи чынбарлык. Садри Максуди аннан соң корылган Милли мәҗлес һәм Милли идарә рәисе булып сайлана. Кызганыч, 1918 елда Милли мәҗлес тә, Милли идарә дә большевиклар тарафыннан таркатыла.

Тарих җиңүче тарафыннан языла диләр. Садри Максуди корган дәүләтнең кыска гомерле булуы яисә корылган дәүләтнең бары милли мохтарият кенә булуы сезне алдамасын. Ул мохтарият бүгенгә кадәр үз башына бер милләт-дәүләт булыр иде", дип белдерде Гөнүл Пултар.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты, Төркиянең Ататөрек исемендәге Тикшеренүләр үзәге һәм Юныс Әмре үзәге бергәләп оештырган конференция барышында Максудиларның оныклары Азатлыкка, бабалары белән бәйле хәтирәләре белән уртаклашты.

Әхмәтһади Максудиның оныгы Фәридә Хәлитова, бабасына кагылышлы икенче бер оныгы сөйләгәннәрен искә төшерде.

Фәридә Хәлитова
Фәридә Хәлитова

"Бабам яшь чагында урамнан барганда бер чегән хатыны килеп аңа багучы булуын әйтә. Бабам ничектер ризалаша. Чегән хатыны кулына карый да, синең монда кәгазь дә кәгазь, дип китеп бара.

Чыннан да шулай булды да. Минем дәүәти гел китап язды, газет чыгарды. Татар халкының белемен арттыру өстендә эшләде. Мин әле дә хәтерлим, безнең өйдә инкыйлабка кадәр басылган Әлифба да сакланган иде. Миңа әни шуны укытырга да тырышкан иде.

Бабамның иң зур эшчәнлеге 10 елдан артык чыккан "Йолдыз" газетын чыгаруы булгандыр. Бу газет белән ул татар халкына гомуми татар хәбәрләрен җиткерде.

Совет чорында Максудилар исемен еш әйтергә рөхсәт юк иде. Әнием шуңа бик кайгыра иде. Хәзер Аллага шөкер, заманалар үзгәрде.

Әнием сөйләвенә караганда, дәүәтием бик һуманлы кеше булган. Урманда барганда йөз кырмыскага бассаң, син дә үләсең, дип әйтә торган булган. Әнием бу сүзләрдән бик курка торган булган.

Аның бөтен тормышы репрессияләрдә узды, дип белдерде Әхмәтһади Максудиның оныгы Фәридә Хәлитова.

Садри Максудиның оныгы Али Вахит Турхан Төркиянең беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрекнең беренче тапкыр бабасының китабына кереш сүз язуын әйтте.

Али Вахит Турхан
Али Вахит Турхан

"Моңа кадәр Ататөрек беркайчан да, беркемнең китабына да кереш сүз язмаган була. Ататөрек кереш сүз язган бабамның бу китабы 1933 елда чыккан "Төрек теле" исемле китап була.

Әнием сүзләренә караганда, Ататөрек укытучы, галимнәргә "мөдәррис" дип, бары тик бабама гына "профессор" дип дәшә торган була. Садри бабама Ататөрек бик зур хөрмәт күрсәтә шулай итеп.

Садри Максуди бер яктан хокук галиме, һәм икенче яктан төрек теле галиме иде.Төркиядә хокук тарихын тикшергән галим булды.

Казанда Садри Максудига һәйкәл ачылу Төркия медиасында аңа карата игътибарны һәм Татарстанга карата әһәмиятне арттырды. Садри Максуди Төркия белән Татарстан арасында бер күпер булды, диде ул.

Садри Максудиның икенче бер оныгы Гөнүл Пултар да бабасы белән булган хәтирәләрен уртаклашты.

"Ул миңа язу эшен бер васиять итеп калдырды. Моны күпме башкара алдым, белмим. Әма үтәргә тырыштым. Мин белә башлаганнан бирле бабам гел өйдә эшли иде. Төшкә таба эш бүлмәсеннән төшке ашка дип залга чыгар иде. Өйдә утырып язу дисциплинасын мин аннан өйрәндем. Оныкларын өзелеп яраткан дәүәти иде ул минем өчен.

Садри Максудиның Ататөрек белән аралары начарайган елларны искә алып, Пултар, бу хәл бабамның хезмәттәшләренең көнчеллеге аркасында килеп чыкты, ди.

Бабам Франциядә белем ала. Лингвистика өлкәсе теорияләрен бик яхшы белә. Әнкарадагы лингвистлар Ататөрекнең аңа карата булган игътибарыннан көнләшәләр. Аларның Ататөрек алдында үзләрен күрсәтергә тырышулары нәтиҗәсендә килеп чыга бу хәл. Әмма Ататөрек бабамның кыйммәтен бик тиз аңлап ала", ди Гөнүл Пултар.

Гөнүл ханым бабасы язган "Миллият тойгысының социологик нигезләре" китабының яңа басмасын нәшер итәргә әзерләгәндә Садри Максудиның нинди дәрәҗәдә культуралы булуына шаккатуын әйтте.

"Бабам мәдрәсәдә укыганга гарәпчә, фарсыча, ислам культурасын белә, урыс укытучылар мәктәбендә укыганга урысча, урыс культурасын белә, Франциядә укыгач француз, көнбатыш культурасын өйрәнә, Петербурда вакытта тюрколог Радловның өендә төркичелек җыелышларында катнаша. Аның офыгы бик киң була. Менә шул ягы мине әле дә гаҗәпләндерә", ди Пултар.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Гөнүл ханым бабасы Садри Максуди белән беррәттән әбисе Камилә ханым хакында да хәтирәләрен яңартты.

"Моннан берничә ел элек бабамны искә алу чарасы оештырылды. Анда кыз туганым да килгән иде. Сүз сорады. Һәм аякка басып, сез гел Садри Максуди дип әйтәсез әйтүен, әмма миңа татар мәдәниятен әниемнең әнисе Камилә Арсал бирде.

Без чыннан да әбиебезнең пәрәмәчләре, аның бәлешләре белән үстек. Әбиемнең иң мөһим ягы, ул кайда гына булуга карамастан Финляндияме, Францияме, Төркия булсынмы, татар мәдәниятен һәрдаим саклады һәм безгә җиткерергә тырышты", ди ул.

"Садри Максуди Төркиягә китмичә Русиядә калган булса, моның кадәр киңкырлы сәясәтче, галим була алыр идеме?" дигән сорауга, Гөнүл ханым: "Бабам Русиядә калган булса, аны төрмә һәм үлем көтәр иде, Төркиядә ул яңа Төркия республикасын корган кешеләрнең берсе, яңа төрек тарихын язучыларның берсе, төрек теле реформасын тормышка ашырган кешеләрнең берсе булды", дип җавап бирде.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG