11 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Равил Мөхәммәтҗановка 36 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләр хөкеме чыгарды.
Хөкемдар Дамир Гадыршин активистны административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе - урам чарасы оештыру тәртибен бозуда гаепле дип таныды. Мәхкәмә раславынча, Мөхәммәтҗанов Татарстанның суверенитет турында декларация кабул итүенә багышланган митингның максатын үзгәрткән. Сүз 30 августта Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүгә багышланган чара турында бара. Ул чара Казан хакимияте белән килештереп уздырылды.
Бүгенге мәхкәмә утырышына яңа тәрҗемәче - Рәмзия Болгарова чакырылган иде. Утырышта чыгып ясап, Равил Мөхәммәтҗанов "канун бозмадым, митингның темасын үзгәртмәдем" диде.
"Мин бер тел турында [гына] митинг уздырмадым, андый митинг оештыру турында белдерү беркайчан да кертмәдем. Ә бу митингны (30 августтагы чара - ред.) уздырдым. Администрация һәм полиция хушлашып киткәндә митинг бик яхшы узды дип әйтте. Чара вакытында да, соңрак та миңа карата бернинди дә дәгъвалар булмады, мине нидә гаепләүләрен аңламыйм", диде Мөхәммәтҗанов.
Активистны яклаучы ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев мәхкәмәдән административ эшне туктатуны сорады. Аның фикеренчә, митинг темасы Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларация текстына туры килә иде.
Мөхәммәтҗановның тагын бер яклаучысы Данил Нургалиев активистны администартив җаваплылыкка тарттырып булмый, чөнки митинг Казан мэриясе белән килештерлгән иде дип белдерде. Нургалиев фикеренчә, Мөхәммәтҗанов гамәлләрендә административ хокук бозу юк. Яклаучы мәхкәмәдән эшне туктануы сорады.
Әмма хөкемдар гаепләү карары чыгарды. Равил Мөхәммәтҗановны яклаучылар әлеге карарны шикаять итәчәкләре турында белдерде.
Мөхәммәтҗанов гамәлләрен тикшерүне Татарстан прокуратурасы башлады. 25 октябрьдә ул Казан прокуратурасына "чаралар күрү мәсьәләсен карау" өчен 30 августта узган митингның стенограммасын җибәргән. Казан прокуратурасы материалларны Вахитов районы прократурасына төшергән, ә ул исә эшне "Вишневский" полиция бүлегенә тапшырган.
27 ноябрьдә Равил Мөхәммәтҗановны "Вишневский" полиция бүлегендә тоткарладылар. 28 ноябрьдә Вахитов районы мәхкәмәсе аның эшен карый башлады. Мәхкәмә утырышы барышында Мөхәммәтҗановның 385нче санлы сайлау комиссиясенең сайлау кәгазьләрен тикшерү хокукына ия әгъзасы булуы һәм сайлау комиссиясе әгъзаларын административ җаваплылыкка тарттыру өчен Татарстан прокуроры рөхсәте кирәк булуы ачыкланды. Шулай итеп Вахитов районы мәхкәмәсе Мөхәммәтҗанов эшен карауны дәвам итүне 6 декабрьгә билгеләде.
6 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ активисты эшен карауны дәвам итте. Мәхкәмә башланыр алдыннан Равил Мөхәммәтҗанов һәм аның яклаучылары мәхкәмә эшендә урысча-татарча тәрҗемәче кирәклеген җиткерде. Әмма хөкемдар алып кергән Наилә Якушева исемле тәрҗемәче утырышның хокук бозу протоколы белән танышу урынына җиткәч, тиешенчә тәрҗемә алып бара алмавын таныды. Хөкемдар Гадыршин мәхкәмә утырышын 11 декабрьгә күчерде.
Равил Мөхәммәтҗанов - 9 декабрьдә Казанның Меңъеллык мәйданында узачак уртак протест митингының оештыручысы иде. Митинг Казан хакимияте белән килештерелде.
Оештыручылар әйтүенчә, Казанның меңьеллык мәйданына 700дән артык кеше килгән. Бу урам җыены төрле юнәлештә эш башкарган иҗтимагый оешмаларны, хәрәкәтләрне, төрле карашта булган активистларны берләштерде. Биредә татар дәүләтчелеге, татар теле өчен көрәшкән милли хәрәкәт тә, Осиново бистәсендә төзелергә тиешле чүп яндыру заводына каршы чыгучы активистлар да, экологлар белән алданган өлешчеләр дә, Алексей Навальный тарафдарлары белән коммунистлар да бар иде. Урам җыенында Татарстан, Русия байраклары, татарча-урысча язылган шигарләр белән басып торучы пенсионерлар да, яшь җилкәнчек тә күренде.
Митингта Равил Мөхәммәтҗәновның эше турында да әйтелде. ТИҮ әгъзасы Галишән Нуриәхмәт Татфондбанктан акчаларын ала алмаучылар турындагы чыгыштан соң "бу - чараның темасын бозу, әле менә активистларны 30 августта уздырган митингта да ярамаган сүз әйткәнбез дип мәхкәмәгә чакырдылар" диде.