Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлназ Шәфыйкова Башкортстанның мәгарифне үстерү институты җитәкчесе итеп билгеләнде


Гөлназ Шәфыйкова һәм Айбулат Хаҗин

Башкортстанның элекке мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова республиканың мәгарифне үстерү институы ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

14 декабрьдә Башкортстанның мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин Гөлназ Шәфыйкованы институт хезмәткәрләренә тәкъдим итте.

Үзенең сәламләү чыгышында Шәфыйкова якын араларда алып барылачак эшчәнлек турында кыскача сөйләгән. Ул үз эшенең төп шигаре итеп "Безнең белән - мәгарифнең сыйфаты" дигән сүзләрне алуы турында әйткән. Бу хакта институт сайтында белдерелә.

Институт хезмәткәрләре Шәфыйкованы бу вазифага куюга каршы чыккан иде. Алар "педагогик җәмәгатьчелеккә һәм битараф булмаганнарга" мөрәҗәгать итеп, элекке министрга каршы имза җыйды.

Мөрәҗәгать авторлары "Гөлназ Шәфыйкова мәгариф министры булып эшләгән чагында институтны Башкортстан дәүләт педагогия университеты, Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе белән кушарга маташты" дип язды.

Аңа кадәр институт хезмәткәрләре Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка да хат язган иде. Алар "Шәфыйкова институт белән деспотларча сөйләште, эш вакытын елына 200-250 сәгатькә кадәр арттырды, нәтиҗәдә хезмәт хаклары кимеде" дип зарланды.

Инициатив төркем республиканың мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин янына да барган. Ул анык кына берни дә вәгъдә итмәгән, "вазгыятьне өйрәнеп, төркемнең фикерен исәпкә алырбыз" дигән.

Элекке мәгариф министры белән бәйле тагын берничә гауга булды. Сентябрьдә Шәфыйкова социаль челтәрләрдә орфографик хаталы пост язды, аны шулай ук плагиатта да гаепләделәр.

Берничә атна элек Гөлназ Шәфыйкова вазифасыннан китте.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG