Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты: "Синҗанда кыргызларның кысрыклану мәсьәләсен бик сак хәл итәргә кирәк"


Сооронбай Жээнбеков
Сооронбай Жээнбеков

Сооронбай Жээнбеков Синҗанда мөселманнарны эзәрлекләү мәсьәләсендә "дипломатик осталыкның иң югары дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк", дип саный. "Без аларның эшенә ничек кысылыйк? Мин дә урамга чыгыйммыни?" ди президент.

Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков Кытайның Синҗан төбәгендә этник кыргызлар мәсьәләсен хәл иткәндә Бишкәк бик сак эш йөртергә тиеш дип саный. Аның фикеренчә, Кыргызстанга бу өлкәдә "дипломатик осталыкның иң югары дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк".

"Кыргызстанда Кытайның 10 ватандашы хөкем ителгән, аларның бишесе төрмәдә утыра. Алар бит кычкырмый. Кытайдагы этник кыргызлар - Кытай ватандашлары, шул илнең кануннарына буйсына. Аларның эшләренә ничек тыкшына алабыз? Тыкшына алмыйбыз. Әмма без дипломатик каналлар аша эшлибез. Әллә миңа да урамга чыгаргамы?" диде Жээнбеков Бишкәктә узган матбугат очрашуында. Президент сүзләрен Кыргызстандагы хәлләрне яктыртучы Азаттык радиосы китерә.

Президент Жээнбеков Кыргызстан үзе дә күпмилләтле ил, шуңа күрә башка дәүләтләрне тәнкыйтьләр алдыннан иң беренче "үзең турында уйларга кирәк", дип өстәде.

"Мин моны куркудан әйтмим, мөнәсәбәтләрне җимермәс өчен әйтәм. Кытай - дөньяда икенче икътисад, без стратегик партнерлар булып торабыз. Проблемнар турында сөйләргә кирәк, әмма сак эш итү зарур", диде президент.

Бу Жээнбековның Кытайда этник кыргызларны тоткарлау белән бәйле беренче чыгышы булды.

Соңгы айларда Кытай Синҗан-Уйгыр төбәгендә этник азчылыклар һәм мөселманнарны эзәрлекләү белән бәйле вазгыять халыкара җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә тора. Пекин исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне экстремизмга каршы көрәш дип атый.

Бишкәктә Кытайдагы этник кыргызлар, казакълар һәм уйгырларны тоткарлауларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән пикетлар узды.

Мондый чаралар Казанда да узды һәм узачак. Әмма әлегә Русия дә, Татарстан да бу темага рәсми мөнәсәбәт белдермәде. Бары тик дин әһелләре генә кампа-каршылыклы фикерләр белән чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG