Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы штраф җәзасы карарын Русия югары мәхкәмәсенә бирә


Азат Европа радиосы/Азатлык радиосының Прагадагы баш бинасы
Азат Европа радиосы/Азатлык радиосының Прагадагы баш бинасы

Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы медиакорпорациясе (АЕР/АР) Русия юстиция министрлыгының штраф түләтү карарын илнең югары мәхкәмәсенә бирә.

2018 елның декабрендә АЕР/АРның 100 мең сум штраф җәзасын гамәлдән чыгару турында аппеляция мөрәҗәгатен Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе кире каккан иде. Август аенда шундый ук мөрәҗәгатьне Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе дә кире какты. Мәскәү мәхкәмәсе фикеренчә, ширкәт “чит ил агенты функцияләрен үтәүче, хөкүмәттән тыш оешма вазифалары нигезендә” Русия юстиция министрлыгына хисап бирүне тиешле вакытында башкармаган.

АЕР/АР президенты вазифаларын башкаручы Дэйзи Синделар Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карарын “безнең ширкәтнең, бигрәк тә безнең Русиядәге журналистларның кул-аякларын бәйләү максатындагы чираттагы гамәле” дип атады. “Безнең бурыч - Русиядәге һәм дөньядагы вакыйгалар турында баланслы һәм обьектив хәбәрләр бирү. Безнең корпорация кайсы да булса илнең агенты дип белдерү - ялган”, ди Синделар.

АЕР/АР юристлары корпорациянең юстиция министрлыгы билгеләгән көнгә, 2018 елның апреленә кадәр документларны тапшыра алмавын, күп тапкыр мөрәҗәгать итүләргә карамастан, министрлыкның хисап бирү формалары әзерләмәве һәм аларны ничек тутыру һәм ничек тапшыру тәртибен төгәл генә итеп вакытында белдермәве белән аңлата. “Чит ил киңкүләм мәгълүмат чаралары”ның хисап бирү тәртибе әлеге хисапны бирү вакыты узганнан соң гына бәян ителде.

2017 елның декабрендә гамәлгә кергән, “чит ил агентлары булган киңкүләм мәгълүмат чаралары турында” канунның сәяси максатта чыгарылуы турында инде күп язылды. Русиядә эшләүче барлык чит ил киңкүләм мәгълүмат чараларыннан бары АКШ Конгрессы грантларыннан финансланучылары гына “чит ил агенты” дип таныла. АКШ кануннары АЕР/АР эшчәнлегенең бәйсезлеген гарантияли.

Русия рәсмиләре бу канунның Русиянең RT каналын “чит ил агенты” буларак теркәлүен таләп итүче АКШ канунына “көзге чагылышы” булуы турында инде берничә мәртәбә белдерде.

XS
SM
MD
LG