Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитогорскида йорт шартлауда һәлак булган 38 кешенең 22се кем булуы ачыкланды


Тагын өч кешенең язмышы билгесез.

Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән чыгарылган барлык мәетләр саны атнакич иртән 38гә җитте. Шулай итеп хәзерге вакытта өч кешенең язмышы билгесез булып кала. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Үлгән 22 кешенең кем булуын туганнары инде ачыклаган. Шул исәптән алты бала мәетенең өчесе танылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, хәрабәләрне аралау, кешеләрне эзләү эше тәүлегенә дүрт тапкыр алмашып алып барыла. Җимерекләр астына хезмәткәрләр эшли алсын өчен махсус җылы җибәрә торган җиһазлар кулланыла. Төнлә температура дәрәҗәсе Магнитогорскида 20 градус салкынга кадәр җитә.

31 декабрь иртәсендә ун катлы йортның бер кереше шартлаудан соң ишелеп төште. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 35 фатир тулысынча, 10сы өлешчә җимерелгән.

XS
SM
MD
LG