Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һава ширкәтләре 1 млрд сум субсидия алырга ниятли


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Татарстан 2019 елда төбәкләрдә һава юлчыларын ташуны үстерү програмы кысаларында 18 маршрутка финанс ярдәме күрсәтәчәк.

2019 елда субсидия алачак маршрутлар исемлеге Росавиация сайтында дөнья күрде.

Русия хөкүмәте карары белән Татарстан Түбән Камадан Дондагы Ростовка очышларның 61 процентын финанслаячак. Очышларны "Азимут" һава ширкәте башкара. Субсидия алачак калган очышларны "ЮВТ Аэро" башкара. Ул Татарстанның регуляр очышлар башкаручы бердәнбер авиаширкәте.

Бөгелмәдән Усински, Түбән Варта, Яңа Уренгой, Ноябрьски һәм Сургутка очышлар 50 процентка республика бюджетыннан субсидияләнә. Моннан тыш, шул ук күләмдә акча Казаннан Түбән Варта, Яңа Уренгой, Сургут һәм Калининград машрутларына бүленә.

Казаннан Түбән Новогород, Самар, Оренбур, Пермь, Чиләбе, Омски, Барнаулга очышларның 30,5 проценты бюджеттан финанслана.

"ЮВТ аэро" җитәкчесе Петр Трубаев РБКга белдерүенчә, 2019 елда ширкәт бер миллиард сумнан артык субсидия җәлеп итәргә ниятли. 2018 елда 900 миллион сум алынган булган.

Былтыр Русиядә 116 маршрут субсидияләнгән. Быел 197 маршрут субсидияләнәчәк.

XS
SM
MD
LG