Accessibility links

Кайнар хәбәр

BBC: Сүриядә килешү нигезендә хезмәт итүче русияле һәлак булган


Сүриядә Русия хәрби очкычлары
Сүриядә Русия хәрби очкычлары

Сүриядә 28 яшьлек русияле Андраник Арустамян һәлак булган. Ул миналы шлагбаум шартлау нәтиҗәсендә очраклы рәвештә һәлак булган дип фаразлана.

Сүриядә 2018 елның 2 ноябрендә килешү нигезендә хезмәт итүче русияле Андраник Арустамян һәлак булган. Саклану министрлыгы аның үлеме турында рәсми белдермәде дип хәбәр итә BBC.

Туганнары алган үлем турындагы белешмәдә Арустамян миналы шлагбаум шартлау нәтиҗәсендә очраклы рәвештә һәлак булган диелә. Әлеге җайланма Аш-Шула шәһәрендә Русия хәрби ныгытмасына кергән урында интихарчылар машиналарыннан саклану өчен куелган булган.

BBC шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның төгәл саны билгеле түгел дип яза. Шул ук вакытта Арустумян белән бергә хезмәт итүчеләр хәрбинең әти-әнисенә күрсәткән фотоларда "Урал" йөк машинасының янган өлеше күренгән. Әлеге машина каршында Арустамян шлагбаумны ачкан һәм ул шартлаган дип яза ВВС.

Былтыр 5 ноябрьдә "Новая газета" Димәшк-Дейр-эз-Зор юлында урнашкан элекке полиция бинасында шартлауда 11 кеше һәлак булган дип язган иде. Басма чыганаклары корбаннар арасына "Вагнер" хосусый ширкәте хәрбиләре бар дип белдерде. Рәсми җитәкчелек моңа аңлатма бирмәде. Соңрак Федеральное агентство новостей (ФАН) әлеге мәгълүматны кире какты. Журналистлар шартлау урынына барды, анда исламчылардан тартып алынган кораллар шартлатылды, Русия хәрбиләренең берсе дә үлмәде дип белдерде. ФАНны да, "Вагнер" хәрби ширкәтен дә эшмәкәр Евгений Пригожин белән бәйлиләр.

2015 елдан Русия хәрбиләренең Сүрия сугышында катнашуы вакытында саклану министрлыгы 108 хәрбинең үлемен раслады. Матбугат чаралары һәм тикшерү төркемнәре мәгълүматына караганда, бу сан зуррак, әмма чын югалтулар турында хакимият дәшми.

XS
SM
MD
LG