Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов: "Азат Идел-Урал" белән кавказлар һәм уйгырлар да кызыксына"


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

20 гыйнвар Лондонда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Британиядәге бүлекчәсен оештыру җыелышы узды. Хәрәкәткә нигез салучыларның берсе Рәфис Кашапов әйтүенчә, "Азат Идел-Урал" белән кавказлар, кырымтатарлар, уйгырлар да кызыксына башлаган. Җыелыш хакында аның үзе белән сөйләштек.

– Рәфис әфәнде, чарада ничә кеше катнашты?

Оештыру җыелышында 15ләп кеше булды. Башта планлаштырганда чит илләрдән һәм Англиядән 60лап кешене чакырган идем. Әмма мин чит илдә әле беренче тапкыр гына чара уздырам. Шуңа әлләни тәҗрибәм юк. Бераз ялгышлык җибәрдем. Шулай да мин бик канәгать калдым.

– Британиядәге бүлекчәне кем җитәкләячәк?

​– Монда яшәгәч, әлбәттә мин инде. Монда бит юридик нечкәлекләрне дә истә тотарга кирәк. Без Киевта берничә тапкыр җыелып, аннары гына "Азат Идел-Урал"ны булдыру турында игълан иттек. Ни өчен болай эшләдек? Идел буендагы татар, чуаш, удмурт, мари, мукшы, эрзяларны туплау өчен бит оешма барлыгын игълан итәргә кирәк. Аннары мин бит үз тарафдарларымны да табарга тиеш. Бүген бер чечен кешесе "Азат Идел-Урал" бүлекчәсен Франциядә төзүдә ярдәм итәргә теләген белдереп элемтәгә чыкты. Кырымтатарлар, чеченнар да безнең бүлекчә турында ишеткәч кызыксына башлады. Шуңа Лондондагы бүлекчәнең ачылуы турында җәмәгатьчелеккә җиткерү бик мөһим.

Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов – Русия президенты Владимир Путинны Кырымны аннексияләүдә һәм Украина көнчыгышында сугыш оештыруда гаепләп интернетта тараткан язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан элекке сәяси тоткын. 2018 елның мартында ул Киевта "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салуда катнашты, шул елның ахырында Британиядә сәяси сыену алды. 2014 елның ахырында кулга алынганга кадәр күп еллар Чаллы милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе булды.

– Оешманы рәсми теркәргә җыенасызмы?

– Минем таныш юристларым бар, украин танышларымның юристлары бар. Без әле бу хакта киңәшләшәчәкбез. Чөнки Киевта булганда банк хисабы ачылды, устав язылды, мөһер булдырылды. Барлык юридик эшләр эшләнде. Бу эшләргә дүрт ай вакыт китте.

– Бүлекчә нинди гамәлләр башкарачак? Facebook-та максат – Идел-Уралның азчылык халыкларын яклау дип язгансыз. Британиядә нәрсәләр эшләнәчәген төгәлрәк әйтә аласызмы?

– Британиядә эшчәнлек алып бару уңайлы. Демократик ил буларак эшемне иркен алып бара алам. Беренче максатым - Идел буе халыклары вәкилләрен табып туплану. Инглиз, урыс телләрен камил белгән ярдәмче кирәк. Юрист, сәркатиб кирәк. Киләчәктә чаралар уздыра башласак, хисапчы да кирәк булачак. Конференция вакытында яңа кешеләр белән таныштым һәм алар миңа ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Лондонда "Азат Идел-Урал" хәрәкәте бүлекчәсен ачуда катнашучылар
Лондонда "Азат Идел-Урал" хәрәкәте бүлекчәсен ачуда катнашучылар

– Чарада Төньяк Кыпрыс байрагын тоткан кеше күренә. Бу танылмаган республика вәкиленең катнашуы сезнең хезмәттәшлекне аңлатамы?

– Без фикердәшләр эзлибез. Чуашлар, гагаузлардан кала төркиләр бит ислам дөньясы вәкилләре. Без фин-угырлар, христианнар, православлар белән дә эш алып барабыз. Оешмабызда урыслар да бар. Киевта оешма булдырганда дини проблемнарга артык кереп китмичә, барлык халыклар белән дә эш алып барырга килештек.

– Катнашучылар арасында Шәркый Төркестан байрагын тотучы да күренә. "Азат Идел-Урал" уйгырларны яклау чараларында да катнашачакмы? Шәркый Төркестан вәкилләре белән эш алып барырга җыенасызмы?

– Без төзеләчәк барлык бүлекчәләрдә дә уйгырлар белән эшләячәкбез. Аларның хокукларын яклаячакбыз. "Безнең һәм сезнең азатлык өчен" дигән шигар белән генә алга барып була.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

– Сез элегрәк Азатлыкка "Британиядә качак статусы алгач АКШ, Канада, Болгарстан, Финляндия, Төркия, Польша, Германия, Франциядә татар-башкорт, фин-угыр оешмалары белән танышырга уйлыйм. Бу илләрдә төрки халыклар оешмалары җитәкчеләре белән очрашырга җыенам" дигән идегез. Фикерегез үзгәрмәдеме?

​– Фикерләр үзгәрмәде. Төркия, Финляндия, Украина, Германия, Франция, АКШ, Канада, Азәрбайҗан, Казакъстанда булырга исәплим. Бу илләрдә татар, эрзя, мукшы, чуаш, удмурт, мари гына түгел, бөтен фикердәшләрне дөнья күләмендә табарга кирәк. Оешмаларны, җәмгыятьләрне, югары дәрәҗәдә эшләүче хокук яклаучыларны табып, "Азат Идел-Урал" эшен киңрәк җәелдерү мөһим. Киңрәк җәелдерсәк, үзебезнең Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыклар да күрәчәк һәм аларда безнең оешмага ышаныч артачак. Шуның өчен дөньякүләм масштабта эш алып барырга тиешбез. Беренче булып Украина, Төркия, Финляндиягә барырга исәплим.

– Русиядәге хәзерге вазгыятьне исәпкә алганда, Сез үзегезнең эшчәнлегегез белән нәсрәдер үзгәртеп булыр дип уйлыйсызмы?

– Төрле дөнья илләре парламентлары, иҗтимагый, хокук яклаучы оешмалар, дини оешмалар безне яклый башларлар. Тарафдарларыбыз арта. Идел-Урал халкы алдагы елда безне яклап чыгар дип уйлыйм. Шул ук вакытта аларга каршы Русия репрессия машинасы да эшләячәк. Соңгы айларда хатлар язалар, киңәш бирәләр. Алар бу хакта җәмәгатьчелеккә шаулап йөрмиләр. Азат булырга теләүчеләр күбәя.

XS
SM
MD
LG