Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегиядә 20 яшьлек башкортстанлы террорчылыкта шикләнелә


Норвегия (архив фотосы)
Норвегия (архив фотосы)

Башкортстан кешесе Осло шәһәрендә кибеттә пычак белән хатын-кызга һөҗүм иткән. Аның исеме аталмый.

Норвегия башкаласында 20 яшьлек башкортстанлы тоткарланган. Ул кибеттә бер хатын-кызга пычак белән ташланган дип хәбәр итте NRK телеканалы.

"Idel.Реалии" телеканал белән элемтәгә кергән һәм вакыйга турында сорашкан.

Телеширкәт журналисты Ян Крузе тоткарланучының исеме әлегә аталмый дип белдергән.

"Тикшерүчеләр егет күбрәк кешеләр үтерергә теләгән дип әйтте", дип сөйләгән репортер.

Телеканал хәбәр итүенчә, вакыйга 17 гыйнварда көндез булган. Хатын-кыз кассада акча түләгән вакытта аның аркасына пычак кадыйлар. Һөҗүм иткән ир-ат качарга маташа, әмма аны кибет янында тоткарлыйлар.

Яраланучы хастахәнәдә, аның хәле авыр диелә. Канал полиция вәкиленә сылтанып, әлеге корбан очраклы сайланган дип сөйли. Әмма Rеuters язуынча, сорау алу вакытында егет берничә кешене үтерергә теләвен таныган һәм үз гамәлләрен террорчылык дип атаган.

Полиция шикләнелүченең экстремистлар белән элемтәләрен тикшерә. Кайбер матбугат чаралары мәгълүматынча, башка шикләнүчеләр ачыкланмаган. Башкортстан кешесенең адвокаты Ола Лунде егет үзе генә эш иткән һәм "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме белән бәйле түгел дип белдерә.

"Минем клиент Европа кешеләренә ачулы, чөнки без артык дәрәҗәдә яхшы яшибез. Ул христиан булу гөнаһ һәм әлеге дин әһелләре үләргә тиеш дип саный", дигән адвокат.

Юрист сүләренчә, егет Норвегия һәм Европаның башка илләрендә террор гамәлләре кылырга ниятләнгән.

Шикләнелүче Русиядән башта Швециягә, аннары Норвегиягә килгән. Аны 21 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

ТАСС язуынча, Русия илчелегендә Ослода тоткарланган русияле турында беләләр һәм бу хәл турында тулырак мәгълүмат туплыйлар.

XS
SM
MD
LG