Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсен бәяләү ысулын үзгәртмәкчеләр


Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсен үлчәгәндә алты яшькә кадәр балалары булган хатын-кызларны да исәпкә алачаклар. Бу хәерчеләр саны күрсәткечне тагын да арттырырга мөмкин.

Росстат 2020 елдан фәкыйрьлек дәрәҗәсен үлчәү методикасын үзгәртәчәк. Бу хакта Русия хезмәт министрлыгына сылтанып РБК яза.

Фәкыйрьлек дәрәҗәсен билгеләгәндә яңа категорияләр, әйтик, алты яшькә кадәр баласы булган хатын-кызлар да исәпкә алыначак.

Методиканың үзгәртелүе Русиядә хәерчеләр саны күрсәткеченең артуына китерергә мөмкин, ди Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) вәкиле Татьяна Малева. Аның сүзләренчә, кечкенә балалы хатын-кызлар фәкыйрьлек куркынычы булган төркемгә керә.

Чәршәмбе Түбән Новгородта фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметүгә багышланган җыелышта хезмәт министры Максим Топилин хәерче русияләр арасында бигрәк тә балалы гаиләләр күп дип белдерде. 2000нче еллар башыннан фәкыйрьлек дәрәҗәсе Русиядә бер дә кимемәгән, диде министр.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә 2017 елда 19 миллион кеше фәкыйрьлектә яши дип саналган, бу халыкның 13 процентын тәшкил итә. 2018 елның тугыз аенда да әлеге вазгыять әллә ни үзгәрмәгән.

Президент Владимир Путинның "май фәрманнарына" ярашлы 2024 елга Русиядә гомер озынлыгы артырга һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимергә тиеш. Хөкүмәттә әлеге фәрманнарны үтәү өчен сигез триллион сум акча кирәк дип исәпләп чыгардылар.

2018 елда Русиянең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, хәерчелек дәрәҗәсен киметүгә багышланган сынау проекты эшли башлады.

Татарстанда фәкыйрьлеккә каршы эш алып барырга Дөнья банкы ярдәм итәчәк. Республика хөкүмәте һәм Дөнья банкы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган.

Килешү нигезендә экспертлар республикада ярлылык темасын өйрәнеп, халыкның матди ягын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Атап әйткәндә, "фәкыйрьлекнең структурасы", "кемнәр ярлырак" икәнен ачыкларга һәм бу өлкәдә нинди алымнар кулланырга икәнлеген билгеләячәкләр.

XS
SM
MD
LG