Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Суверенитетны яклап митинглар уздыра алмасыннар өчен эшләнә"


Равил Мөхәммәтҗанов (у) мәхкәмә утырышында
Равил Мөхәммәтҗанов (у) мәхкәмә утырышында

6 февраль Татарстан Югары мәхкәмәсе Татарстан суверенитетына багышланган митинг темасын үзгәрткән өчен Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Равил Мөхәммәтҗановка карата Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең 36 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем итү карарын көчендә калдырды.

Соңарып башланган һәм ике сәгатьләп барган мәхкәмә утырышыннан соң Азатлык сорауларына җавап биргән Равил Мөхәммәтҗанов хөкемдарның карарны өстән кушылган күрсәтмә нигезендә чыгаруын әйтте.

"Декларация кабул итүгә багышланган митинглар уздыра алмасыннар өчен эшләнә"

"Вахитов районы мәхкәмәсендә булган кебек, Югары мәхкәмәдә дә хөкемдар минем сүзләрне тыңламады. Минем гаебемне монысында да беркем дә күрсәтә алмады. Минемчә, моннан ары 30 августта Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүгә багышланган митинглар уздыра алмасыннар өчен шушындый карарлар чыгардылар.

Татарстан Югары мәхкәмәсенең бүгенге карарын Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкмен. Миңа карата бу уйдырманы уйлап чыгарган полиция, прокуратура вәкилләрен, Югары мәхкәмә, Вахитов районы мәхкәмәсе хөкемдарларын да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә аерым бирәчәкмен", диде Мөхәммәтҗанов. Мәхкәмә утырышына татарча белгән тәрҗемәче чакырылган булса да, Мөхәммәтҗанов фикерләре тиешенчә тәрҗемә ителмәде. Мәхкәмә рәисе татарча яхшы белүгә карамастан, утырыш сыйфатсыз тәрҗемә ярдәмендә алып барылды.

2018 елның 11 декабрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Равил Мөхәммәтҗановка 36 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләр хөкеме чыгарган иде.

Милли активист Вахитов районы мәхкәмәсе тарафыннан административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе - урам чарасы оештыру тәртибен бозуда гаепле дип танылды. Мәхкәмә раславынча, Мөхәммәтҗанов Татарстанның суверенитеты турында декларация кабул итүгә багышланган митингның максатын үзгәрткән. Сүз 30 августта Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүгә багышланган чара турында бара. Ул чара Казан хакимияте белән килештереп уздырылды.

XS
SM
MD
LG