Google эзләү системы Роскомнадзорның тыелган мәгълүмат таратучы сайтлар исемлегенә кертелгән сәхифәләрне эзләүдә чыгармый башлаган. Гәрчә ширкәт тыелган мәгълүмат реестрында тоташуга ризалашмаган иде. Бу хакта, берничә чыганакка сылтанып "Ведомости" хәбәр итә. Google да, Роскомнадзор да рәсми аңлатма бирми.
Шул ук вакытта Роскомнадзордагы үз исемен әйтергә теләмәгән чыганак соңгы атналарда Google-ның тыелган мәгълүматларны "чистартуын" раслаган. Реестрга эләккән барлык сылтамалар да түгел, ә якынча 70 проценты чыгарылмый диелә.
Google-га якын икенче бер чыганак ширкәт Роскомнадзордан тыелган адреслар исемлеген көн саен алып тора дип белдергән. Google Роскомнадзор белән килешүгә иреште һәм тыелган мәгълүмат реестрына әлегә теркәлми дип сөйләгән ул. Роскомнадзор чыганагы бу очракта реестрга теркәлү түгел, сылтамаларны чыгармау мөһим ди.
Русиядә былтыр 1 ноябрь көченә кергән яңа канунга ярашлы, эзләү системнары тыелган сайтларга сылтама бирә алмый. Декабрь башында Роскомнадзор Google-ны тыелган сайтлар реестрына тоташмауда һәм ул сайтларны үзендә томаламауда гаепләп 500 мең сум штрафка тарткан иде.
Transparency Report шушы көннәрдә уздырган тикшерү мәгълүматларына караганда, былтыр беренче яртыеллыкта Google-га дәүләт оешмаларыннан контентны алып кую соравы белән килгән мөрәҗәгатьләрнең 75 проценты Русиядән булган. Әлеге сорауларның яртысыннан күбе - 11 мең тирәсе - тауар һәм хезмәтләр белән бәйле. Хакимиятне тәнкыйтьләгән сылтамаларны 94 тапкыр, суицид пропагандасын 149 тапкыр алып куюны сораганнар.