Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбировка башкортлыгын дәлилләү өчен ДНК-тест узарга тәкъдим итәләр


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Айрат Дилмөхәммәтов Радий Хәбировның үзен башкорт диюенә ышанмый.

Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче, активист Айрат Дилмөхәммәтов үзенең чираттагы видеосында Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны үзенең башкортлыгын дәлилләү өчен ДНК-тест узарга тәкъдим итә.

"Хәбиров үзен башкорт дип саный. Юрматы ыруыннан дип яза. Әмма гаплотөркем турында сораулар туа. Җәмәгатьчелеккә үзегезнең Юрматы ыруы төркемен күрсәтегез. Шәҗәрәгезне, генеологиягезне, кайсы ырудан икәнегезне, ата-бабаларыгыз кем икәнлеген күрсәтегез. Җиде-сигез буын булса да", ди Дилмөхәммәтов Хәбировка.

Активист мәгълүматынча, Хәбировлар гаиләсе - үзләрен башкорт дип язган татарлар булырга мөмкин. Ул монда бернинди дә начаралык юк ди, әмма "Башкортстан халкы чираттагы Хәмитов белән калмасмы" дигән сорау бирә.

Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитовның эшчәнлеген Дилмөхәммәтов тискәре бәяли.

Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле Айрат Дилмөхәммәтов былтыр Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән иде. Сүз яңа, "дүртенче республика" турында бара дип аңлатты ул. Үз чыгышларында ул татар теленә Башкортстанда урын булмаячагын ассызыклап килә. Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы да юк ди.

Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитовның милләте татар иде. Башкорт милләтеннән булмаган кешене республика җитәкчесе итеп куюга башкорт активистлары ризасызлык белдереп килде.

XS
SM
MD
LG