Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФның Казандагы митингында пенсия реформасын кире кагарга чакырдылар


Митинг

Кәрим Тинчурин паркында КПРФның Татарстан бүлеге "Совет армиясе көне"нә багышлап митинг уздырды. Чарада йөзләп кеше катнашты.

Митингның резолюциясендә әйтелгәнчә, “безнең ил халыкара басымга дучар һәм аның дошманнары Русиянең аның саклауга сәләтлелеген хәлсезләндерергә омтыла". Коммунистлар фикеренчә, хәзер дәүләттә хаиннардан торган "бишенче колонна" бар һәм алар "либераль реванш"ны тормышка ашырырга мөмкин.

“Кызыллар” җиткергәнчә, дошман идеологиясенең иң ялкынлы таратучысы шактый зур өлеше дәүләт бюджетыннан финансланучы Екатеренбурдагы “Ельцин үзәге” .

“Халык каршы чыгуына карамастан, Мәскәүдә үзәкнең бүлеген ачарга җыеналар”, диелгән резолюциядә. Документта әйтелгәнчә хәзерге шартларда КПРФ “милли-патриотлык позициядә торучы бердәнбер сәяси көч булып кала”.

Митингта катнашучылар “пенсия реформасын” кире кагарга, салымны прогрессив шкала белән җыярга, саклану сәнәгатен дәүләт карамагына күчерергә, "Сугыш балалары" канунын кабул итәргә һәм алданган өлешчеләр проблемаларын чишүне таләп иттеләр.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG