Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чакматаш (Һанс Христиан Андерсен)


Читаем мировую классику на татарском! Сегодня у нас одна из самых известных и интересных сказок Ганса Христиана Андерсена – "Огниво" (Чакматаш). Текст адаптированный для изучающих язык. Мы также записали красивую аудиосказку, добавили перевод ключевых фраз и тест (в конце материала).

Чакматаш
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:16 0:00
йөкләү

Юлдан солдат бара: бер-ике! Бер-ике! Аркасында букча, билендә кылыч. Ул сугыштан өйгә кайта. Юлда каршысына карт убырлы очраган. Гамьсез, җирәнгеч, аскы ирене күкрәгенә кадәр асылынган.

– Саумы, солдат! – дигән ул. – Шундый яхшы синең кылычың! Елгыр солдат! Хәзер күңелең теләгән кадәр акча алырсың.

– Рәхмәт, карт убырлы! – дигән солдат.

– Теге карт агачны күрәсеңме? – дигән убырлы һәм агачка күрсәткән. – Аның эче буш. Өскә мен, анда куыш бар. Мин сине бау белән бәйлим һәм аска төшерәм.

– Нәрсәгә миңа анда менәргә? – дип сораган солдат.

– Акчага! – дигән убырлы. – Аста син җир асты юлы күрерсең. Анда йөзләгән лампалар яна, бик якты. Син өч ишек һәм өч ачкыч күрерсең. Беренче бүлмәгә кер. Бүлмә эчендә зур сандык күрерсең. Сандыкта – эт. Аның күзләре чәй тәлинкәләре кебек! Әмма син курыкма! Мин сиңа үземнең алъяпкычымны бирәм. Аны идәнгә җәй, этне ал, алъяпкычка утырт, сандыкны ач һәм теләгән кадәр акча ал. Бу сандыкта бакыр гына бар.

Көмеш теләсәң, башка бүлмәгә бар. Анда тегермән ташы кадәр күзле эт бар! Әмма син аннан курыкма: алъяпкычка утырт һәм акчаларны ал. Ә алтын теләсәң, өченче бүлмәгә бар! Әмма анда утырган этнең күзләре түгәрәк манара сыман. Менә шундый усал эт ул! Бик усал! Син аннан курыкма, алъяпкычка утырт. Ул сиңа тимәс, ә син теләгән кадәр алтын алырсың.

Слова и выражения

  • букча –​ рюкзак
  • билендә кылыч –​ на поясе сабля
  • карт убырлы очраган –​ встретилась старая вельма
  • гамьсез –​ беспечный
  • җирәнгеч –​ противный
  • асылынган –​ повис
  • елгыр –​ ловкий
  • куыш –​ дупло
  • чәй тәлинкәләре –​ блюдца
  • алъяпкыч – фартук, передник
  • җәй –​ здесь: постели
  • манара –​ башня
  • теләгән кадәр –​ вволю

– Бу бик тә яхшы булыр иде, әлбәттә! – дигән ул. – Ләкин моның өчен син миннән нәрсә сорарсың? Нәрсә дә булса кирәк бит инде сиңа?

– Мин синнән бернәрсә дә алмыйм! – дигән убырлы. – Миңа иске чакма таш кына китер. Соңгы тапкыр төшкәндә аны әбием онытып калдырган.

– Ярый, бәйлә мине бау белән! – дигән солдат.

– Әзер! Менә минем алъяпкычым!

Солдат агачка менә, куышка төшә. Җир асытнда йөзләгән лампа яна.

Менә ул беренче ишекне ача. Аһ! Анда чәй тәлинкәсе кадәр күзле эт утыра.

Солдат этне алъяпкычка утырткан һәм кесә тутырып бакыр акчалар алган. Аннары этне сандыкка кире утырткан һәм икенче бүлмәгә киткән. Икенче бүлмәдәге сандыкта бик күп көмеш акчалар булган. Солдат кесәсендәге бакыр акчаларны ташлаган һәм көмеш тутырган.

Кергән солдат өченче бүлмәгә. Каршысында бик куркыныч эт бар икән. Солдат аннан курыкмаган. Алъяпкычка утырткан һәм сандыкны ачкан. Ә сандыкта алтын акчалар бар! Алар шундый күп, ул бу акчага бөтен Копенгагенны сатып алыр иде!

Тартып ал мине, карт убырлы!

– Чакма ташны алдыңмы? – дип сораган убырлы.

– Ах, чак кына онытмаганмын! – дигән солдат һәм чакма ташны алган.

Убырлы солдатны чыгарган.

– Нәрсәгә сиңа бу чакма таш?

Синең эшең түгел ул! – дип җавап биргән убырлы. – Акчаңны алдың, шул җиткән сиңа! Я, бир чакма ташымны.

– Юк инде! – дигән солдат. Нәрсәгә ул сиңа? Хәзер үк әйт! Югыйсә кылыч белән башыңны кисәм.

– Әйтмим, – дип киреләнгән убырлы.

Слова и выражения

  • чакма таш – огниво
  • бакыр – медь
  • кире утырткан – посадил обратно
  • көмеш – серебро
  • ташлаган – выбросил
  • тутырган – наполнил
  • тартып ал – вытяни
  • чак кына онытмаганмын – чуть не забыл
  • Синең эшең түгел ул! – Это не твоё дело!

Солдат аның башын кискән. Һәм ул бөтен акчаны капчыкка салган, чакма ташны алган һәм шәһәргә киткән.

Шәһәр искиткеч икән. Солдат иң кыйбатлы урында тукталган, иң яхшы бүлмәләр һәм иң яраткан ризыклар сораган. Хәзер ул бай!

Икенче көнне ул яңа сапогилар, кыйммәтле күлмәк алган. Гади солдат хәзер алпавыт кебек булган. Аңа патша һәм аның кызы турында сөйләгәннәр.

– Ничек күрергә икән аны? – дип сораган солдат.

– Бу мөмкин түгел, – дигәннәр аңа. – Ул зур бакыр сарайда яши. Корольгә кызың гади солдатка кияүгә чыгачак дип әйткәннәр икән. Шуңа сарайга король генә керә ала.

“Күрергә иде аны!” – дип уйлаган солдат.

Аңа кем рөхсәт итәр соң...

Хәзер ул күңелле яши башлый: театрларга йөри, король бакчасына бара һәм хәерчеләргә күп ярдәм итә. Ул кесәдә бер тиен дә булмаганда яшәве ничек авыр икәнен белә иде! Шулай солдат бөтен акчасын бетергән. Кесәсендә ике акча гына калган! Яхшы бүлмәләрдән кечкенә бүлмәгә күчәргә туры килгән. Дуслары аның янына килми башлаган.

Бер көнне кич белән солдат чакма ташны исенә төшергән. Ул аны кулына алган һәм ташны суккан. Кинәт ишек ачылган. Каршысында чәй тәлинкәсе кадәр күзле эт басып тора икән.

– Нәрсә телисең, әфәндем? – дигән эт.

Менә сиңа мә! – дигән солдат. Чакма таш гаҗәеп әйбер икән бит: мин теләгәнемне сорый алам! Әй, син, акча китер миңа! – дигән ул эткә. Бер мизгелдә эт юкка чыккан, икенче мизгелдә тагын пәйда булган. Авызында зур янчык бар, янчыкта бакыр бар икән.

Солдат яңадан яхшы бүлмәләренә кайткан, затлы киемнәр кигән. Дуслары да аны тагын ярата башлаганнар.

Солдат тагын принцесса турында уйлый башлаган: «Мин аны беркайчан да күрмәм микән? Бер генә күз белән дә күрмәмме?”. Һәм ул чакма ташка суккан, шул ук мизгелдә чәй тәлинкәсе кадәр күзле эт пәйда булган.

– Хәзер, дөрес, инде кич. Әмма минем бер генә минутка булса да принцессаны күрәсем килә!

Слова и выражения

  • ризыклар – блюда
  • бай – богатый
  • кыйммәтле – драгоценный
  • алпавыт – помещик
  • хәерче – нищий
  • Ул кесәдә бер тиен дә булмаганда яшәве ничек икәнен белә иде! – Он знал, каково это – жить без гроша в кармане!
  • туры килгән – здесь: пришлось
  • Менә сиңа мә! – Вот тебе на!
  • янчык – мешочек

Эт шунда ук солдатка принцессаны китергән. Ул этнең җилкәсендә йоклый икән. Принцесса шулкадәр матур булган! Солдат түзә алмаган һәм аны үпкән.

Иртәнге аш вакытында принцесса король һәм королевага төшен сөйләгән. Янәсе ул эткә утырып каядыр барган, аны солдат үпкән...

Икенче көнне принцессаның бүлмәсенә фрейлина билгеләгәннәр. Ул бу төш кенә булганмы, әллә чынмы икәнен белергә тиеш булган.

Ә төнлә солдат тагын принцессаны күрергә теләгән. Эт тагын принцессаны урлаган. Фрейлина алар артыннан йөгергән. “Хәзер боларны кайдан табасын белдем!” – дип сөенгән ул һәм капкада акбур белән тамга калдырган. Ә эт бу тамганы күргән һәм шундый ук тамгаларны шәһәрнең бөтен капкаларына куйган. Хәзер фрейлина аларны таба алмый иде.

Иртән король белән королева һәм барлык офицерлар принцессаның төнлә кая барганын карарга киткәннәр.

– Менә монда! – дип кычкырган король беренче тамганы күргәч.

– Юк, менә монда! – дигән королева.

– Монда да тамгалар бар! – дигәннәр башкалар.

Әмма королева акыллы хатын булган. Ул капчык теккән, вак карабодай ярмасы тутырган, капчыкта тишек ясаган һәм принцессаның аркасына аскан.

Слова и выражения

  • шулкадәр – настолько
  • иртәнге аш – завтрак
  • төшен сөйләгән – рассказал сон
  • билгеләгәннәр – назначили
  • акбур белән тамга калдырган – оставил мелом знак
  • шәһәрнең бөтен капкаларына куйган – поставила на все ворота города
  • вак карабодай ярмасы – мелкое зерно гречихи
  • капчыкта тишек ясаган – проделала дырку в мешке

Төнлә эт тагын принцессаны алып киткән. Солдат принцессаны бик яраткан, аңа өйләнергә теләгән. Әмма ул – гади солдат. Иртән король һәм королева принцессаның кайда икәнен белгәннәр һәм солдатны төрмәгә утыртканнар. Анда караңгы һәм күңелсез булган. “Иртәгә сине асалар!” – дигәннәр. Чакма ташны да солдат өйдә оныткан.

Иртә белән солдат кечкенә тәрәзә янына килгән. Урамда кешеләр солдатны асканнарын көтә икән. Барысы да ашыгалар, йөгерәләр, барабан кагалар. Солдат бер малайны туктаткан. “Мин яшәгән җиргә бар һәм чакма ташымны алып кил, мин сиңа өч тәңкә бирәм. Ләкин тиз бул!” – дигән.

Солдатны инде урамга чыгарганнар, дар агачына бастырганнар һәм соңгы теләген сораганнар. Солдат трубка тартырга сораган.

Король каршы килмәгән. Чөнки бу – солдатның соңгы теләге. Ә солдат малай алып килгән чакма ташны кесәсенә салган булган. Ул аны алган һәм суккан. Шул вакыт өч эт тә мәйданда пәйда булган.

– Миңа бу баудан котылырга ярдәм итегез! – дигән солдат.

Этләр шунда ук хакимгә, корольгә һәм башкаларга ташланганнар. Солдатлар курыкканнар, ә халык:

– Безнең король бул һәм Принцессаны кияүгә ал! – дип кычкырган.

Солдатны каретага утыртканнар, өч эт тә биегән һәм “ура” кычкырган. Малайлар сызгырган, ә солдатлар честь биргән. Принцесса бакыр сарайдан чыккан һәм королева булган. Туй мәҗлесе атна буе дәвам иткән.

Слова и выражения

  • асалар – повесят
  • дар агачына бастырганнар – поставили на виселицу
  • соңгы теләк – последнее желание
  • трубка тартырга – курить трубку
  • каршы килмәгән – не противился
  • мәйдан – площадь
  • котылырга – избавиться
  • хаким – судья
  • сызгырган – свистнул
  • туй мәҗлесе – свадебное торжество

*****

Интересно, правда? Если вам понравилось, можете почитать и послушать также сказку "Гадкий утёнок" Андерсена. Ещё у нас есть сказки "Золушка" и "Дюймовочка" на татарском :)

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Чакматаш (Огниво)

Тест: Чакматаш (Огниво)

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG