Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресста демократлар башлыгы Трампка импичмент белдерүгә каршы


Дональд Трамп һәм Нэнси Пэлоси
Дональд Трамп һәм Нэнси Пэлоси

Нэнси Пэлоси сүзләренчә, импичмент җәмгыятьне икегә аера, мондый адымга президентка каршы яңа дәлилләр килеп чыккан очракта гына барырга мөмкин.

АКШ Конгрессында Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пэлоси президент Дональд Трамка импичмент процессын башларга җыенмавы турында белдерде. Аның сүзләренчә, бу президентка каршы яңа дәлилләр килеп чыккан очракта гына булырга мөмкин.

"Импичмент җәмгыятьне икегә аера. Мондый адымны бөтенесе хуплаган очракта гына без бу юлдан барырга тиеш", диде Пэлоси журналистлар соравына.

Президентка импичмент мәсьәләсен берничә демократ күтәреп килде. Алар Тармпның кайбер гамәлләрен, мисал өчен, Русиягә мөнәсәбәтле тикшерүләргә тыкшынуын вазифасыннан бушату өчен нигез була ала дип саный.

Беренче тапкыр мондый омтылуларны демократ Брэд Шерман 2017 елда ясап караган иде. Хәзер Вәкилләр пулатында күпчелекне тәшкил иткән демократлар президентка импичмент игълан итә ала, әмма бу карарны Сенат хупламаячак. Ә ил Конституциясенә ярашлы, президентны хакимияттән алу карарын Сенат кабул итәргә тиеш. Анда күпчелекне республиканнар тәшкил итә.

Сораштыруларга караганда, американнарның күпчелеге президентка импичемент идеясен хупламый. Демократлар фиркасе җитәкчелеге мондый адым президентны кызгану дулкынына китерергә һәм киләсе президент сайлауда демократлар намзәте шансларына тискәре йогынты ясарга мөмкин дип курка.

Пэлосиның импичментны хупламавы бу инициативаның хәтта Вәкилләр пулатында да уңышка ирешмәячәге турында сөйли.

XS
SM
MD
LG