Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg агентлыгы дөньядагы 500 миллиардер исемлеген чыгарды


Архив фотосы
Архив фотосы

Исемлеккә 23 русияле кергән.

Bloomberg агентлыгы дөньядагы 500 миллиардер исемлеген чыгарды. Быел исемлек башында Amazon интернет-кибетен булдыручы һәм тотучы Джеф Безос тора. Аның табышы 147 миллиард долларны тәшкил итә. Ел башыннан аның кереме 22 миллиард сумнан арткан. Безостан соң икенче булып Microsoft башлыгы Билл Гейтс килә. Аның табышы 100 миллиард доллар. Шуннан Louis Vuitton Moet Hennessy ширкәтләр төркеме президенты Бернар Арно 87 миллиард доллардан артык капиталы белән француз эшмәкәре Бернар Арно килә.

Иң бай русиялеләр өчлегенә “Норильский никель” ширкәте президенты Владимир Потанин (39нчы урын), Яңа Липецки металлургия комбинаты идарәчеләре шурасы рәисе Владимир Лисин (40нчы урын) һәм “Новатэк” ширкәтләр башлыгы Леонид Михельсон (42нче урын) кергән.

Ел башыннан Потанин кереме бер миллиард доллардан арткан һәм хәзер 21 миллиард сум булган. Лисин кереме ике ярым миллион долларга артып 20 миллиард сумга җиткән. Михельсон ел башыннан 600 миллион долларга баеган. Аның да кереме 20 миллиард доллар дип бәяләнә.

Bloomberg исемлегендәге 500 миллиардерның 23 - Русия ватандашы.

XS
SM
MD
LG