Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Әлмиев: "Иҗатым белән милләтнең бөеклеген күрсәтәм"


Надир Әлмиев

3 апрель Казан ратушасының сынлы сәнгать галереясендә быелгы Тукай бүләгенә дәгъва итүче, рәссам Надир Әлмиевнең "Вакыт шавы" дигән күргәзмәсе ачылды. Анда аның төрле жанрда эшләнгән иҗат эшләре урын алган.

Рәссам Надир Әлмиевнең "Вакыт шавы" дигән күргәзмәсендә төрле жанрда эшләнгән, Татарстан график сәнгатенең үзәген тәшкил иткән эшләре – Тукай, Дәрдмәнд, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Сибгат Хәким, Рөстәм Кутуй әсәрләренә иллюстрацияләр, "Хиросима кыңгыраулары" циклы, Алтай, Татарстан пейзажлары сериясе тәкъдим ителде.

Надир Әлмиев күргәзмәсе ачылышында альтернатив музыка Усман Әлмиев башкаруындагы җырлар белән аралашып барды. Бу табигый да, рәссамны һәрвакыт новаторлык кызыксындыра. Надир Әлмиев яшьләр иҗатын күзәтеп, карап бара. Ул "Смена" клубының даими кунагы, үзе әйтүенчә, әлифчеләрнең фанаты. Күргәзмә шуңа яшьләрне дә, кысаларга сыешмаган иҗатчыларны да күп җыйды.

Әлеге чара Надир Әлмиевне Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителү уңаеннан оештырылган. Азатлык хәбәрчесе рәссам белән Тукай премиясе һәм сәнгать проблемнары хакында сөйләште.

—​ Надир әфәнде, Тукай сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?

— Тукайның барлыгын, бөеклеген кечкенәдән аңлап, белеп үстек. Үзем аңа ничек якынайдыммы? Белмим, үзеннән үзе килеп чыкты. Дөресен генә әйткәндә, рәсем сәнгатендәге Шүрәле образыннан туйган идем. Аны җен, шайтан итеп кабул итеп, шулай ясап, шуны штамплау киткән иде. Алай түгел ул. Тукайда Шүрәле – урман җанвары. Аның башы пошиныкы сымаграк, бармаклары ботаклар сыман. Адәм баласын да куркытып түгел, көлдереп үтерә бит ул. Тукай аны урман сарыгы дип яза да инде. Аннан урман халкын сурәтләдем. Алар ярым җанвар, ярым адәм гәүдәле. Тукай сериясен 1970 елларда ясадым. Хәзер дә Тукай иҗатында безнең игътибар җитеп бетмәгән урыннар шактый.

Тукай сериясе
Тукай сериясе

Соңгы берничә ел "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш" поэмасын сурәтләү белән шөгыльләнәм. Моңа кадәр кабул ителгәнчә түгел, билгеле. Болгар номерларыннан Печән базары уч төбендәгедәй күренеп торган. Шуңа күрә Тукайның бу әсәрен мин шул заманның төгәл күчермәсе кебек кабул итәм. Бу – сәяси һәм хәзерге заманга туры килә торган әсәр.

—​ Сез совет заманында яшәгән һәм эшләгән рәссам. Ул вакытта бу хезмәтләрегезне кабул итәләр идеме?

— Иҗатыма комачауладылар, ирек бирмәделәр дип әйтә алмыйм. Рәсми даирә кабул итмәде, билгеле.

—​ Хәзер мөнәсәбәт үзгәрдеме?

— Хәзер түрәләр, гомумән, сәнгатькә битараф.

—​ Халык кабул итәме?

— Халыкта кызыксыну бар. Ул даими түгел, шулай да бар.

—​ Сезнең күргәзмәләр бик сирәк була. Моның берәр сәбәбе бармы?

— Гел күз алдында җемелдәп торасы килми. 2016 елда зур күргәзмәм булды. Анда Дантеның "Божественная комедия"се сериясе һәм офортлар ретроспекциясе, тиражлы графика, акварель эшләре күрсәтелде.

Күргәзмәдән күренеш
Күргәзмәдән күренеш

Мин акварель белән 1986 елдан бирле шөгыльләнәм. Бу алымны бик кулланмыйлар, чөнки ул үтә күренмәлекне таләп итә. Офорт та юкка чыгып бара. Бездә юк инде ул, башка республикаларда күренгәли. Офорт бик мәшәкатьле, материал белән көрәштән гыйбарәт булган хезмәт. Металл такталарда алдан матрица ясыйсың. Аннан шушыннан рәсем төшерәсең.

—​ 2017 елда татар теле мәктәпләрдән алып ташланганда һәр иҗат кешесе аны яклап нәрсә эшләде?

— Телне саклау ул менә бүген, хәзер яки шушы минутта эшләнә торган әйбер түгел. Аны дистәләрчә ел торгызырга һәм шул хәлдә тотарга кирәк. Һәр кеше максатчан, дәвамлы эшләргә тиеш дип саныйм. Әмма басымчаклык итмәскә кирәк. Тел үлмәячәк ул. Аны чүпләргә, чирләтергә генә мөмкин. Мәсәлән, инглиз яки башка алынма сүзләр кулланып.

Мин – урыс телендә тәрбияләнгән буын вәкиле. Балалар бакчасында, мәктәптә аралашу, укыту урыс телендә барды. Ул вакытта хәтта татар теле дәресе дә юк иде, ул соңрак кына програмга керде. Шуңа күрә мәктәптән татар телен кысрыклауны зур бәла дип кабул итәм. Андыйга юл куярга ярамый. Балалар бер үк вакытта 3 телне рәхәтләнеп үзләштерә ала. Аларга эш күп була дип борчылырга кирәкми. Мәҗбүри өйрәтергә кирәк, тел белгәннән беркем дә юкка чыкмый.

Надир Әлмиев
Надир Әлмиев

Үзем ничек ярдәм итә алам? Иҗатым белән татар милләтенең зурлыгын, бөеклеген күрсәтә алам. Татар сәнгатен яңа дәрәҗәгә күтәрүгә үземнән өлеш кертә алам. Милли үзаң уянып, татар баласы үз теленнән, милләтеннән оялмый башласа, иҗат кешеләре зур эш башкарган була.

—​ Тагын нинди милли темаларга алыныр идегез?

— Темалар бик күп. Төрки мифологияне өйрәнү һәм халыкка чыгару кирәк. Әлегә Алтай сериясен эшлим, Төрки каһанатны өйрәнәм. Болар барысы да серия белән эшләнәчәк.

—​ Бүген Роберт Әхмәтҗановның "Җәяүле буран" китабына эшләнгән график эшләрегезне күрдек. Тукай, Дәрдмәндне...

— Аларны тагын да дәвам итеп була. Роберт Әхмәтҗанов, Фатих Әмирхан, мәсәлән. Яшьләр беләме аларны? Кайда аларның китаплары? Бүгенге язучылар арасында алар белән тиңләшерлекләр күренми бит. Ә без олпатларның китабын яңадан бастыру һәм халыкка таныту белән шөгыльләнмибез. Сез телне саклауда үзегездән нинди өлеш кертер идегез дип сорадыгыз. Мин классик язучыларның иҗатын сурәт ярдәмендә пропагандалап өлеш кертә алам. Һәм шул юнәлештә эшлим дә.

—​ Мондый серияле эшләр күп вакытны аламы?

— Әлбәттә инде. Мин тиз ясый торган кеше түгел. Әле ясап бетергәч үзгәртү дә бик күп вакытны ала. Миңа сыйфат һәм фикер тирәнлеге мөһим.

—​ Бездә бер елда бер һәйкәл ясап куя алалар...

— Булдыралар. Шуңа күрә Казанны хәзер танып та булмый. Андый һәйкәлләр яныннан көрсенмичә узарлык түгел. Рөстәм Яхинны авыру карт рәвешендә сурәтлиләр икән, бу - фәкать аңламау бәласе. Ниндидер портрет буенча әвәләп кую дип атала бу. Бакый Урманче бөтенләй башкача эшли иде. Ул ясаячак кешене күреп белмәсә дә, фото аша образны күзаллый һәм өч яссылыкта сурәтли ала иде. Сынлы сәнгать әсәрләре бик сыйфатсыз бездә. Кирмәндә мәсәлән, кирмән төзүчеләргә һәйкәл тора. Коточкыч ул, әйтерсең ике бүкән, пот димме шунда... Кол Гали ни өчен шундый сурәттә – һич аңлап булмый. Дөрес, Бакый абый аны олы яшьтә дип күзаллаган һәм “Сагыш” әсәренә күчергән. Әлеге агач белән эшләгәндә Бакый абыйга мин дә булыштым. Ул Урта Азиядән кайтарылган груша агачы иде, без аның чатнаган өлешенә шул ук агачтан кисәк табып ябыштырдык һәм шомарттык. Фәлсәфәче иде Бакый абый, гыйлем иясе, олы талант. Аңа шулкадәр ямьсез һәйкәл кую – моны берничек тә аклап булмый. Бу сында рәссам юк, әллә ишегалды себерүче, әллә итекче утыра шунда. Без Бакый абыйны озатканда аның улы Илдар белән һәйкәл турында сөйләшкән идек. Мин аңа “Сагыш”ны зурайтып бронзадан коярга һәм Урманче дип язарга дигән идем. Илдар кабул итте. Әмма... Бу проблемнар сәнгатьне аңламаучылар аркасында килеп чыга. Сәйдәшне карагыз. Бездә ни өчендер бөтен татар шәхесләрен картлар рәвешендә сурәтлиләр. Казанда бердәнбер әйбәт һәйкәл, ул да булса – Вишневский һәйкәле. Аның авторы мәрхүм Виктор Рогожин бу эше белән бөтен табибларны мәңгеләштерде. Аның хатыны Рада Нигъмәтуллина да образ таба белә. Ләкин аларны һәрвакыт әйләнеп уздылар. Нәтиҗәсе күз алдында.

Качу турында хатирәләр, Надир Әлмиев эше
Качу турында хатирәләр, Надир Әлмиев эше

—​ Кинода нинди темага алыныр идегез?

— Иң әүвәл булганны саклауны кайгыртыр идем. Хәзер татар киносы аякка басмаган, юк ул, диләр. Бар иде ул! Аны бетерделәр генә. Безнең бик яхшы кинохроника бар иде. Киностудияне юкка чыгардылар. Нинди архив иде анда! Әгәр ул юкка чыкса, бик кызганыч булачак! Ул бит вакыт. Мин күргәзмәне дә шуңа "Вакыт шавы" дип атадым. Чөнки һәр мизгел – ул бердәнбер һәм кабатланмас. Ә безнең үткәннәр юкка чыгарыла. Бу исә пауза, бушлык тудыра. Шуңа алга китеш юк. Болар наданлыктан, карашлар тарлыгыннан килә. Күп вакыт теге яки бу бинаны, һәйкәлне белмәгәннән җимерәләр. Белсәләр, эшләмәсләр иде.

—​ Узган ел Суриков институтының Казан филиалы ябылды. Бу да рәссамнар дөньясын артка сөйри түгелме?

— Аның ябылуы бик табигый. Чөнки өйрәтерлек укытучылар юк иде анда. Ә яхшы педагогны чакырту бик кыйммәткә төшә. Килгән кешегә яхшы хезмәт хакы түлисе, торак белән тәэмин итәсе була бит. Укытучы иң беренче чиратта бик яхшы рәссам булырга тиеш. Бездә исә рәссамлыктан ерак торганнар укытты. Алар өчен укыту – фәкать өстәмә керем алу чыганагы гына. Анда тәрбия һәм колачлы иҗат турында сүз булырга мөмкин түгел. Cынлы сәнгать училищесы урта белем дәрәҗәсендә яхшы әле ул. Фешин чорын алсак, анда ул Казан рәсем сәнгате мәктәбе дип атала иде. Менә ул чын мәгънәсендә мәктәп иде ичмасам.

—​ Бакый Урманчены укытучыгыз дип саныйсызмы?

— Укытучым, остазым дип саныйм. Ул Казанга 1958 елда кайтты. Мин ул вакытны бик яхшы хәтерлим. Әти-әни Мәскәүдә узган Татарстан мәдәнияте һәм сәнгате декадасыннан кайтты һәм Бакый абый белән күрешергә барды. Ул чакта миңа 11 яшь иде. Башта кунакка йөрештек, аннан остаханәсенә йөри башладым. Чөнки миңа сынлы сәнгать мәктәбендә тартмалар ясау туйдырган иде инде. Укытучым Искәндәр Рафыйков гомумән укыта белми иде. Аннан ничек профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән ул, бусы минем өчен хәзер дә табышмак. Ә без төрле тартмаларны кәгазьгә төшерүдән туйдык та, мәктәпне ташлап киттек. Ике ел рәттән тартма ясап бернинди фантазия ачылмый, карашлар киңәйми чөнки. Бакый абый да рәсем ясарга өйрәтмәде. Ул гомумән беркемгә бернәрсә күрсәтми, сабак бирми иде. Аны карап торып, күзәтеп өйрәнәсең. Ә менә дөрес итеп измә ясарга, агач белән эшләргә, күрсәтеп биреп өйрәтте. Әнине күп ясый иде ул. Аның ясавын карап тордым. Минем үсмер чагымны да ясады. Ул рәсемнәрнең бер өлешен, ул ясаган әти-әни сыннарын, Тукай, Җәлил бюстларын Кремльдәге музейга тапшырдым. Үзем нәкь менә Бакый абыйда агачны уеп, аннан кәгазьгә күчермәсен төшерү белән мавыгып киттем дә инде.

Надир Әлмиев
Надир Әлмиев

—​ Президент булсагыз, нәрсәне үзгәртер идегез?

— Иң әүвәл кешеләрнең аңын үзгәртергә кирәк. Безгә Көнбатышның акчага корылган тормыш рәвеше шулкадәр үтеп кергән ки, һәммә нәрсә бары тик акча берәмлеге белән үлчәнә. Бик начар бу. Акча белән үлчәнми торган кыйммәтләр бар бит. Әйтик, рәссам иң беренче чиратта сәнгать турында уйларга тиеш, моннан күпме акча алып була дип түгел. Һәм һәр өлкәдә шулай. Андый вакытларны кайтару авыр, ләкин тырышырга кирәк. Кайбер илләрдә чын кыйммәтләрне аңлау һәм кабул итү калды әле.

—​ Тукай премиясен алдыгыз ди, тормышыгызда нәрсә үзгәрәчәк?

— Берни дә үзгәрмәячәк. Иҗатны яки тормышны премия алуга, аның өчен көрәшүгә кайтарып калдырырга ярамый. Дөрес аңлагыз, бу премиягә тәкъдим ителүем, үземә дә көтелмәгән хәл булды. Һәм ел саен кандидатурамны куеп, аның өчен көрәшергә уемда да юк.

—​ Премия яшьләргә дә кирәкми. Алай булгач, аның киләчәге бармы соң?

— Аның киләчәге – объективлыкта һәм чын иҗат әсәренә бирүгә бәйле.

Белешмә: Надир Әлмиев 1946 елның 5 августында туа. Әтисе – Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев, әнисе – флейтачы Разыя Фәйзуллина.

Русия һәм Татарстан (1985) рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманче исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

1961-1965 елда Казан сынлы сәнгать училищесында укыган, 1965-1966 елларда Казан кинохроника студиясендә эшләгән, 1966-1987 елларда Татар китап нәшриятында, “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә, 1975-1987 елларда КАИның “Прометей” технология бюросында эшли. 1985 елдан Русия һәм Татарстан рәссамнар берлекләренә кабул ителә. 1985 елдан Надир Әлмиев эшләре Нолландия, Бельгия, Франция, Германия, АКШ, Бөекбритания, Австралия, Төркиядә күрсәтелә. Дөньякүләм дәрәҗәдә танылган рәссам.

ТАВЫШ БИРҮ

Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сораштыру ябылган

XS
SM
MD
LG