Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Суданда хәрбиләр 30 ел хакимияттә булган президентны бәреп төшерде


Суданда пәнҗешәмбегә каршы төндә протест чарасы
Суданда пәнҗешәмбегә каршы төндә протест чарасы

Пәнҗешәмбе иртән хәрбиләр Хартумда президент сараен уратып алды, телевидение һәм радио аша рәсми белдерү белән чыгыш ясаячакларын игълан итте.

Судан президенты Омар әл-Бәшир вазифасыннан киткән, хәзерге вакытта күчеш хөкүмәте төзү турында киңәшләшүләр бара. Бу хакта Африка иле хакимиятендәге чыганакларга сылтагып Reuters яза.

Бәширнең вазифасыннан китүе турында үз чыганакларына таянып гарәп медиасы да хәбәр итә. Судан җитәкчесенең китүе турында рәсми белдерүләр юк.

Пәнҗешәмбе иртән хәрбиләр Хартумда президент сараен уратып алды, телевидение һәм радио аша рәсми белдерү белән чыгыш ясаячакларын игълан итте. Бу хакта Bloomberg яза.

Суданда илне 30 ел идарә иткән әл-Бәширгә каршы чаралар инде берничә ай дәвам итә. Шимбә президент сарае янында ил башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп вакыты чикләнмәгән демонстрация башланды.

8 апрельдә гаскәр җитәкчелеге махсус хезмәтләргә протест чарасын куып таратырга рөхсәт бирмәде дип яза The Guardian.

Сишәмбе демонстрацияне куганда тугыз кеше, шул исәптән каршы торучылар ягында чыгыш ясаучы булырга мөмкин дип фаразаланган биш хәрби һәлак булды.

Протест чаралары Суданда былтыр декабрьдә яшәү дәрәҗәсе төшүгә каршы дип башланган иде. Судан халыкара чикләүләр нәтиҗәсендә зур кыенлыклар кичерә. Соңрак демонстрантлар әл-Бәширнең китүен дә таләп итә башлады.

  • Омар әл-Бәшир хакимияткә 1989 елгы хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә килде. Аны кулга алу өчен халыкара ордер да бар. Әл-Бәширне Суданның Дарфур төбәгендәге геноцидта гаеплиләр.
  • Гыйнварда британ газеты The Times Хартумда протестларны таратуда Русиядән ялланып килгән кешеләр дә катнашты дип хәбәр итте. Моның ачык дәлилләре юк. Соңрак Русия тышкы эшләр министрлыгы илдә Русия белгечләренең барлыгын раслады.
  • әл-Бәширнең берничә тапкыр Мәскәүгә килгәне бар, ә аның иле БМОда тавыш биргәндә күп мәсьәләләрдә Русиягә теләктәшлек күрсәтә.
  • әл-Бәшир хакимияттә чагында озак вакытка сузылган ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә Суданнан христианнар күпчелекне тәшкил иткән төбәк аерылып чыкты һәм Көньяк Судан дип аталган бәйсез дәүләт төзеде.
XS
SM
MD
LG