Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Надежда Савченко сак астыннан чыгарылды


Надежда Савченко, 2018 елның марты
Надежда Савченко, 2018 елның марты

Надежда Савченконы сак астына тоту вакыты 15 апрельдә тәмамланды. Мәхкәмә аны озайтырга өлгермәде. 7 майда узачак чираттагы утырышта ул яңадан кулга алынырга мөмкин.

Украина Югары радасы депутаты, дәүләт түнтәрелеше әзерләүдә гаепләнеп кулга алынган Надежда Савченко сак астыннан чыгарылды. Киев өлкәсенең Броварский районы мәхкәмәсе әлеге карарны Савченконың сак астында тотылу вакыты тәмамлану белән бәйле кабул итте.

15 апрельдә аның һәм "Офицер корпусы" башлыгы Владимир Рубанның сак астында тотылу вакыты тәмамланды. Мәхкәмә аны озайтырга өлгермәде. Әмма Strana.ua басмасы хәбәр итүенчә, прокурорлар киләсе утырышта Савченко белән Рубанга чикләү чарасы күрү турында яңа мөрәҗәгать белән чыгарга мөмкин. Киләсе утырыш 7 майга билгеләнгән, алар кимендә шул вакытка кадәр иректә булачак.

Надежда Савченко һәм Владимир Рубан бер ел элек дәүләт түнтәрелеше әзерләүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Савченко "конституцион хакимиятне көч белән бәреп төшерү һәм хакимиятне үз кулына алу максатыннан сүз куешуда", "террор гамәле әзерләүдә", "Украина президентын, премьер-министрын, хөкүмәт әгъзаларын үтерергә җыенуда", "ДНР" террорчылык оешмасына ярдәм итүдә", "канунсыз корал алу һәм саклауда" шикләнелә диелде.

Украина иминлек хезмәте Савченконың гаебен дәлилләүче видео һәм аудиоязмалар да күрсәтте. Видеода Савченко парламент схемасын ясый һәм утырышлар бүлмәсенә алты граната ташлый алам дип белдерә.

Савченко һәм Рубан үзләренең гаепсез булуын белдерә һәм бу гаепләүләрне провокация дип атый.

XS
SM
MD
LG