Accessibility links

Греция анархистлары Русия илчелеге янындагы шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды


Грециядәге Русия илчелеге, 2018 ел
Грециядәге Русия илчелеге, 2018 ел

Анархистлар бу чараны ФСБ эзәрлекләвенә дучар булган Русия анархистларына теләктәшлек белдерү өчен оештырды диелә. Белдерүдә сак астында утыручы МДУ аспиранты Азат Мифтахов та телгә алына.

Греция FAI/IRF анархистлар оешмасы бер ай элек Афинда Русия консуллыгы янында шартлауны үз өстенә алды. Оешманың белдерүе "Индимедиа" порталына эленгән.

Документта анархистлар бу чараны ФСБ эзәрлекләвенә дучар булган Русия анархистларына теләктәшлек белдерү өчен оештырды диелә. Белдерүдә 2019 елның 1 февралендә булган вакыйгалар искә алына. Ул көнне Балашихада шартлаткыч табылу уңаеннан, "Народная Самооброна" хәрәкәте анархистларында тентүләр узган иде. Тоткарланучыларның берсе - Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов азаплаулар турында белдерде. Соңрак аны "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алдылар.

Документта шулай ук "Сеть" эше нигезендә гаепләнүчеләрне азаплаулар турында да искә алына. Моннан тыш, белдерүдә 2018 елда Архангельскида ФСБ бинасы янында кулдан ясалган бомба шартлатучы 17 яшьлек Михаил Жлобицкийның тарихы да телгән алына. Авторлар Русия студентлары белән "безнең дошманнар бер үк" дип искәртә.

22 мартка каршы төндә Афинда мотоциклда баручы ике кеше Русия илчелегенең консуллык бүлеге янында сакчы утырган бинага граната ташлады. Шартлауда беркем дә яраланмады.

XS
SM
MD
LG