Accessibility links

Шри-Ланкада шартлауларда һәлак булучылар саны 359га җитте


Шри-Ланкада шартлау булган урын
Шри-Ланкада шартлау булган урын

Полиция шартлауларны тугыз интихарчы башкарган дип белдерә. Террор гамәлләре оештыруда шикләнелеп 60тан артык кеше кулга алынган.

Шри-Ланкада 21 апрельдә чиркәүләр һәм кунакханәләрдә оештырылган шартлауларда һәлак булучылар саны 359 кешегә җитте. Аларның 39ы - чит ил ватандашлары. Бу хакта полициягә сылтанып, җирле басмалар яза.

Элегрәк 321 кешенең үлеме турында хәбәр ителгән иде. 500ләп кеше яраланган.

Полиция белдерүенчә, шартлауларны тугыз интихарчы башкарган, алар арасында бер хатын-кыз да булган. Бу кешеләрнең шәхесләре ачыкланган. Аларның барысы да имин гаиләләрдән диелә. Ил хакимиятләре шартлаулар оештыруда шикләнелгән 60тан артык кешенең тоткарлануы турында да сөйләде.

АКШ илчелеге Шри-Ланкада террор гамәлләре тагын оештырылырга мөмкин дип кисәтә.

Чәршәмбе шулай ук Коломбо кинотеатрларының берсе янында полиция контролендә мотоцикл шартлатылуы турында белдерелде. Террорга каршы тору бүлеге мотоциклга бомба куелуы турында хәбәр алган, әмма шартлаткыч табылмаган.

Элегрәк Шри-Ланка хакимиятләре илдәге террор гамәлләре март аенда Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәре мәчетенә оештырылган һөҗүм белән бәйле дип фаразлаган иде. Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, шартлаулар Крайстчерчтагы һөҗүм өчен уч алу максатыннан оештырылган булуы мөмкин.

Шри-Ланкада 21 апрель иртәсендә, Олы көн якшәмбесе вакытында чиркәүләрдә һәм кунакханәләрдә алты шартлау булды. Соңрак Коломбода тагын ике бомба шартлады. Шри-Ланка хакимияте шартлаулар өчен җаваплылыкны җирле "Җәмәгать әт-Тәүхид әл-Ватани" җиһадчы төркеменә йөкләде. Террор гамәле өчен җаваплылык алуы турында шулай ук "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме (Русиядә тыелган) дә белдерде.

XS
SM
MD
LG