Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча сөйләшүче курчаклар ясау өчен Татарстан 7 млн сум акча бүлә


Архив фотосы.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларына татар телендә сөйләшүче дүрт меңгә якын курчак ясатуга заказ биргән. Моның өчен 6,9 млн сум акча бүленә.

Дәүләт өчен сатып алулар сайтында хәбәр ителгәнчә, татар телле курчакларны Татарстан балалар бакчалары өчен ясатачаклар. Бер уенчык бәясе 1,7 мең сум булачак.

Айнур исеме малай һәм Айгөл исемле кыз курчаклар татар милли киемнәрендә булу шарты куелган. Чәчләре һәм күзләре коңгырт булу зарур. Айгөлгә бала итәкле ал төстәге атлас күлмәк, чигүле бәрхет камзул һәм хатын-кызлар түбәтәе, ә Айнурга ак күлмәк, соры чалбар, кара камзул һәм чигүле түбәтәй кидерү сорала.

Алар татар телендә 60лап җөмлә әйтә белергә тиеш. Курчаклар татар киемнәре, ризыклары, гаилә әгъзаларын атаячак. Моннан тыш, "Татарстан республикасында төрле милләтләр дус яши: татар, рус, чуваш, удмурт, мордва һәм башкалар", "Татарстан табигате матур, елгаларга бай", "Татарстан флагында өч төрле төс бар: яшел, ак һәм кызыл" кебек җөмләләр әйтелергә тиеш.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы 1992 малай курчак һәм шуның кадәр кыз кучракка заказ бирә. Уенчыклар килешү төзелгәннән соң 60 көн эчендә эшләнеп тапшырылырга тиеш.

Татар курчагы бизнесын ачып җибәргән Эльза Хөснетдинова былтыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып ярдәм сораган иде. Ул вакытта Миңнеханов "татар кызы, татар малае дигән курчак Татарстанның һәрбер балалар бакчасында булсын" дигән фикерне җиткерде. "Бу күрсәтмә аның ярдәмчеләренә әйтелде. Беренче партия ясалачак, әмма бу эш Милли музей ярдәме белән эшләнәчәк. Музейда татар киеме нинди булырга тиешлегенең үрнәкләре бар, без аларга таянып эшләячәкбез. Аннары Татарстан мәдәният министрлыгы да карарга, расларга тиеш. Аннары гына бу курчаклар массалы рәвештә җитештереләчәкме, юкмы дигән карар чыгарылачак", дип сөйләгән иде Азатлыкка Эльза Хөснетдинова.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG